Райондашыбыз, халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: «Әбиләр чуагы озакка сузыла»
Әмир абый сентябрьнең 14 еннән соң әбиләр чуагы киләчәк, ди.
Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев бүгеннән Татарстанга җылылыр кайта, ди.
— Соңгы сөйләшкәндә 20 августтан җылы көннәр кабат башлана дигән идем. Шөкер, һава торышы әкренләп көйләнеп килә. Әмма ара-тирә яңгырларсыз да булмас. Быел яңгырлар бик җылы булды, — ди ул. — Әле менә сез шалтыратканда печән чабып ята идем. Икенче катка инде бу. Яңгырларның файдасы булган, печән бик куе.
Әмир абый сентябрьнең 14 еннән соң әбиләр чуагы киләчәк, ди. Ул октябрь башына кадәр сузылып көннәр матур торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев