Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Районыбызның хәрби хәрәкәтләр ветераннары, сугышчы-интернационалистлар «Ватанны саклаучылар»паркында очрашталыр (фото)

1979 елның 25 декабрендә Әфганстанга беренче Совет гаскәрләре кертелә.

Районыбызның 185 егете әлеге илдә сугыш афәте аша үткән. Арбор авылыннан Тәлгат Гозәер улы Гыйлванов һәм Балтачтан Рөстәм Дамир улы Гарифуллин сугыш кырында мәңгегә ятып калганнар.

Үлем белән күзгә-күз очрашкан егетләребез бүген дә төннәрен саташып уяналар, тау-кыялар арасында мәңгелеккә ятып калган сугышчан дуслары күз алдыннан китми. Япь-яшь килеш Әфган сугышы ачысын татыган һәм районыбызга исән-сау кайткан егетләребезнең дә шактые безнең арада юк инде...

Бүген, районыбызның хәрби хәрәкәтләр ветераннары, сугышчы-интернационалистлар "Ватанны саклаучылар"паркында очрашып, яуда вафат булган һәм туган якларга кайткач бакыйлыкка күчкән иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар, сугышчан дуслары истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Һәлак булганнар рухына һәрвакыт догада булыйк. Күкләр аяз, дөньялар имин булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев