Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рамил Шәмсетдиновны Рамзан Кадыйров яклый

2015 елда Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйровның мәнфәгатьләрен яклаган адвокат Сәет-Мөхәммәт Чапанов Байкал аръягы хәрби округында хезмәттәшләрен атып үтергән солдат Рамил Шәмсетдиновның да мәнфәгатьләрен яклаячак.

Егетне ике офицер һәм алты солдатны үтерүдә гаеплиләр. Тик аның әти-әнисе моның сәбәбе уставтан тыш мөнәсәбәтләрдә булуын дәлилләмәкче, алар, улыбызны хәрби частьта җәзалаганнар, мыскыл иткәннәр, дип белдерә. Алар фикеренчә, Рамил җинаятьне аффект хәлендә кылган.
Адвокат Сәет-Мөхәммәт Чапанов сүзләренчә, егетнең әти-әнисе аны үзләре эзләп тапкан. Ул аларга чын күңелдән ярдәм итәргә әзерләнә.

- Бернинди зур гонорарлар турында да сүз бармый. Бу - гадәти крестьян гаиләсе, алар авылда пенсиягә яши, - ди адвокат. - Һәлак булганнарның туганнарының кайгысын тулысынча аңлыйм. Бу - бөтен Русия өчен зур фаҗига! Моның сәбәбен аңларга кирәк. Ни өчен акылы сәламәт кеше автомат ала һәм ата башлый? Моны аңларга кирәк. Бу егет белән ни булган? Минем, адвокат буларак, карашым - тикшерү белән тулы хезмәттәшлек итү, солдатның гаебен тану.

Шул ук вакытта, Интернетта башларын унитазга тыгып мәсхәрәләнгән солдатлар турында видео тарала. Моны башкарган хәшәрәтләр, чыннан да, җәзага тарттырылырга тиештер. Закон нигезендә. Алар рухи яктан "сындырган" солдатлар, кирәк булса, илне ничек яклаячак?! Уйланыгыз, иптәш командирлар!

Автор: Ризида Валитова

Кызыл таң

Фото: kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамил Шәмсетдинов