Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Раштуа бәйрәмнәре ничек уза?

Василий Никитин, Карык-Серьма: - Элек Раштуа бәйрәме Ымусьтон, ягъни татарлардагы кебек "Авыз ачу" дип йөртелде. 7сеннән алып 19 гыйнварьга кадәр халык бәйрәм итте.

Кешеләр ул бәйрәмнәрдә иске-москыдан киенеп, ирләр хатын-кыз, хатын-кызлар ирләр киеменнән, йөзләрен төрле төсләргә буяп, киемнәренә миннекләр, шалтыравыклар тагып, йорт саен кереп, явыз рухларны куып йөргәннәр. Аларны беркем дә куып чыгармый, киресенчә, якты йөз белән каршы ала, тәм-том белән сыйлый, хәттә көмешкә дә эчертә. Күпвакыт алар төркем-төркем булып йөргәннәр, әгәр каршыларына берәр кеше очраса, карда әвәләгәннәр. Җайлап кына, әлбәттә. Кичләрен кызлар капка аша итек атып уйнаган, итек кайсы якка оча, насыйп ярың шул тарафлардан дип юраганнар. Өйгә әтәч керткәннәр, әгәр әтәч керүгә үк су эчәргә тотынса, ирең исерек була дип уфтанганнар, ашауга ябышса, эшчән, уңган кеше була дип куанганнар. 90 еллар башында бу йолалар үтәлә иде әле, хәзер боларның берсе дә юк.

Лилия Михайлова, Биктәш:
- Көндез чиркәүгә поп- Атакай килә, догалар укый, ди әби. Башка нәрсә белмибез. Раштуада алай төрле ырымнар буенча уйнап йөргән кеше юк.

Любовь Бускина, Иске Көшкәт:
- Без Совет чорында тәрбияләнеп үскән буын, андый яңа бәйрәмнәрнең барлыгын белсәк тә, йолаларын белеп бетермибез. Пасханы беләбез менә, чөнки аны без бәләкәй чакларда һәр гаиләдә билгеләп үтәләр иде.

Иван абый, Балтач:
- Раштуа изге бәйрәмнәрдән санала. Әгәр Иисус Христос турында төшерелгән кинофильмны карасагыз, моның шулай икәнлеген аңларсыз. Бу бәйрәмне гаиләм белән көтеп алам, яратам. Бәйрәмнәрдә Чепья чиркәвенә барабыз, гыйбадәт кылабыз. Пост тотабыз. Кемнәрдер бәкедә коена. Көннәр бик нык суыта. Ә күңелдә ел саен әйтеп бетергесез рәхәтлек кала. Раштуабыз котлы булсын, райондашлар!
Фото: landscape-a.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250