Рәхмәт хаты
Безгә кылган яхшылыклар үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, борчу-хәсрәт күрми яшәгез
Бер-бер артлы килгән авырлыклар алдында калганда — гомер иткән ирем үлде, өч көн үткәч мунчабыз янып кара көлгә әйләнде, өч бала белән ялгыз калдым — ярдәмнәреннән ташламаган Илдар Галиуллин оешмасына (ирем биредә эшләде, авырганда да ярдәмнәрен күп күрдек), «Ак Алтын» оешмасы директоры Данил Гыйләҗетдинов, иремнең абыйсы Газинур Гайнетдинов, Илнур энем гаиләләренә, күршеләргә, Салавыч авыл җирлеге халкына, Карадуган гимназиясенә, Бөрбаш Сәрдегәне авылы халкына, райондашларга, туганнарга, дусларга, мәрхүм иремнең Чечняда бергә хезмәт иткән иптәшләренә, сыйныфташларыбызга, "Пятерочка"дагы хезмәттәшләремә матди һәм рухи ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәтләребезне ирештерәбез.
Безгә кылган яхшылыклар үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, борчу-хәсрәт күрми яшәгез.
Гөлинә Гайнетдинова,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев