Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район урамнарында да гадәттән тыш хәл

Урамда бозлавык, аяк атлап йөреп булмый. Образлы итеп кенә язу түгел, бу чыннан да шулай. Иртәнге якта хәлләр аеруча да мөшкел иде, бистәдә ике машина бәрелешү очрагы да булган. Машиналар саклык белән генә хәрәкәт итә үзе, инде бүтән һәлакәтләр күзәтелмәсен иде. Авыл мәктәпләрендә автобуслар да балаларны мәктәпкә алып килмәгән. Ерак...

Урамда бозлавык, аяк атлап йөреп булмый. Образлы итеп кенә язу түгел, бу чыннан да шулай. Иртәнге якта хәлләр аеруча да мөшкел иде, бистәдә ике машина бәрелешү очрагы да булган. Машиналар саклык белән генә хәрәкәт итә үзе, инде бүтән һәлакәтләр күзәтелмәсен иде. Авыл мәктәпләрендә автобуслар да балаларны мәктәпкә алып килмәгән. Ерак юлларга йөрүче фураларны ЮХИДИ хезмәткәрләре стоянкага куйдырта, - Оренбург белән Казан трассасында ике фура бәрелешү нәтиҗәсендә бөкеләр хасил булган. Казан аэропортын да вакытлыча япканнар. Казан урамнарында иртәнге сәгатьләрдән башлап юл һәлакәте теркәлә. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бозлавык бүген көне буе булачак, иртәгә төнлә һәм иртән көтеләчәк. Әмма, урамда гадәттән тыш хәл дип җаваплы иптәшләр сикереп торырга ашыкмый ахыры, ком катнашмалары урыны-урыны белән генә сибелгән. Кибет хуҗалары кибет алларындагы бозны да күрмиләр ахыры, кулланучыларын кайгыртып, берәр чарасын күрсәләр дә ярар иде. Җәй буе урамда чәчәк үстереп адәм баласының күңелен күрергә буладыр ул, менә мондый чакта кешенең иминлеге турында ныклап, тиешенчә кайгыртылсын иде . Халыкның моң-зары чиксез, дөрес, беркем дә гаепле түгел, табигать гаепле, әмма юлларда, җәяүле сукмакларында йөрүчеләрнең иминлеген кайгырту бу ике көндә төп максаттыр, мөгаен.
.
Ашыгыч ярдәм бүлегендә кул-аягы сынган кешеләр юк дип, белдерделәр, үзләре үк, була күрмәсен, дип борчылалар. Аллаһы Тәгалә һәрбарчыбызны юл һәлакәтләреннән, имгәнүләрдән сакласын, җәмәгать! Көчле бозлавыкларны бер-беребезне кайгыртып, исән-имин үткәзергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250