Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Республика көне”нә килегез, шәп бәйрәм булачак!

Район җитәкчелеге, оештыручыларыбыз бәйрәмнәрне берсеннән-берсе үзенчәлекле, кабатланмаслык итеп уздыруны дәвам итә.

30 август көнне районда үтәчәк бәйрәм дә иртәнге сәгать 9да Иске Көшкәт авылы клубы ачылышы белән башланып китәчәк. 9.30да Норма авылында авыл җирлеге бинасын ачу тантанасы булачак. Сәгать 10.00дә Балтач бистәсе үзәгендәге паркны ачачаклар. Аннан 10.30 сәгатьтә "Сабантуй" ял паркында Республика көненә багышланган спорт һәм массакүләм чаралар спартакиадасы башланачак. (Биредә 10.00 дә хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында пляж волейболы, футболы, 11.30 да бадминтон, шул ук сәгатьләрдә җиңел атлетика, шахмат, гаилә эстафеталары каралган. 12.00дә канатта тартылу була. 11.00 сәгатьтә ат ярышы оештырыла. Шулай ук балалар өчен уеннар да күп булачак.) 10.45 сәгатьтә парктагылар самолетлар шоуын күзәтер. Ә кичке 19.00 сәгатькә район халкын бәйрәм концертына көтәбез, үзешчәннәребезнең җыр-моңнарын тыңлап, биюләрен карап, чәчәкләр конкурсына хозурланып, китаплар күргәзмәсендә булып, төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашып, рәхәтләнеп бәйрәм итәрбез. 20.00 сәгатьтә Казаннан килгән эстрада артистлары сөендерер, 22.00 сәгатьтә салют атарлар, аннан 23.00 сәгатькә кадәр дискотека дәвам итәр.
Бәйрәм программасы менә шундый, җәмәгать! Килегез, үкенмәссез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250