Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рецепт тәкъдим итәбез

Туңдырылган җиләк-җимештән каймак бәлеше

Ингредиентлар
Камыр өчен: 125 гр эремчек, 65 гр шикәр комы, 5 аш кашыгы сөт, 5 аш кашыгы үсемлек мае,200 гр он, 2 аш кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель)
Эчлек өчен:  300 гр шәһәр каймагы (20%), 250-300 гр теләсә нинди туңдырылган җиләк-җимеш (җиләк, чия салына), 65 гр шикәр комы, 2 чәй калагы крахмал, 2 йомырка, 1 кап ванильле шикәр комы.

 Әзерләү

Җиләкләрне эретеп куярга. 24 сантиметрлы аерылмалы  формага пергамент җәеп, аны майларга. Форманың читләрен шулай ук майларга һәм бераз он сибәргә.  Духовканы 180 градускача кыздырырга.

Савытта эремчек, сөт, шикәр, үсемлек маен бергә болгатып, он белән көпшәкләндергечне кушып, эремчекле масса өстенә иләргә, камыр басабыз.

Икенче савытта каймак, шикәр, крахмал, ванильле шикәр комын һәм йомыркаларны яхшылап тугларга.

Камырны  җәеп, аерылмалы формада читләрен күтәртеп куярга.  

Кремны камыр өстенә салгач (күтәрткән читләреннән крем акмасын), аның өстенә сак кына эретелгән җиләк-җимешне салып чыгабыз.

Җиләкләр бик сусыл булса, өсләренә чеметем крахмал сибәргә була.

Пирогны 40-50 минут газ мичендә өстендәге крем куерганчы пешерәбез.

Пирог бераз суынгач, форманы аерабыз һәм аны рәшәткә өстенә урнаштырабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Җәен бу пирогны яңа җыеп алган җиләк-җимештән дә әзерләргә мөмкин. Бик тәмле килеп чыга.   Телне йотарлык була!

Интернет битләреннән

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе