Көлә-көлә газетадан Хәмидә Гарипованың "Тәмләткечләр үстерәсезме?" дигән язмасын ("Т.Я.", 13 июль) укыйм.
Кишәрлегендә шуның кадәр сандагы тәмләткечләр үстермидер инде үстерүен, чөнки ул гына гектарлы җир участогы эләктермәгәндер. Шулкадәр тәмләткечләрнең исемнәрен каян белеп бетергән икән ул? Мин Хәмидә ханымның мәктәптә нинди фән укытканын белмим, бәлки ул биология укытучысыдыр һәм бу эшләрдә зур мәгълүматлылыгы шуннан киләдер. Яшелчә түтәле читләрендә берәр-икешәр төп кенә түгел, кемнәргәдер кыстый-кыстый көлтә-көлтә бирерлек үстерә икән бит ул тәмләткечләрне.
Шулай дидем дә, Хәмидә ханым санап үткән тәмләткечләрнең беразын мин дә "үстерәм" икән ләбаса.
Көтүче сумкасы бигрәк уңды быел. Өебез янында сыерлы чагыбыздан калган люцерна кишәрлеге бар. Көннәр салкын тору сәбәпле, җәй башында люцерна начар үсте, аның каруы көтүче сумкасы тәмам котырды, шуның кадәрне гомеремдә дә күргәнем булмагандыр. Авыл читендәге бәрәңге бакчасына баргач, күршеләрнең үлән басуындагы көтүче сумкасын күреп тә хәйран калдым. Заманында дүрт ел маллар көтсәм дә, бу үләнне үземнеке дип таныганым булмады минем, чөнки ни бала-чага ашарлыгы, ни хайван корсагын тутырырлыгы юк аның. Исеме телгә яки колакка бер дә кермәгән түгел үзе. Бик күптән терлек азыгы әзерләүгә багышланган район киңәшмәсендә партия райкомының беренче секретаре колхоз рәисләрен "инде көтүче сумкасы чәчәк атты" дип тиргәде. Ул чәчәк аткач ни булганын гына аңлатып тормады, үзе дә әлеге сүзләрне элекке көнне Казандагы зур киңәшмәдән генә ишетеп кайткан иде ахрысы.
Төрле китап-белешмәлекләргә кертелсә дә, безнең якта бу үсемлекне тәмләткеч итеп тә, салатлык итеп тә кулланмыйлар бугай. Әле бер белешмәлектән кайбер илләрдә көтүче сумкасын яшелчә кебек үстерүләре һәм аннан борщ-фәләннәр пешерүләре турында укып та исем китте. Кайсы ил икәне аерып әйтелмәгән генә. Ул чит илләргә карап аптырарсың инде: болай да аз җирләрен чүп үлән үстерүгә әрәм итәләр. Элегрәк шулай Франциядә тузганакны салат өчен түтәлдә үстерүләрен укыган идем. Соң, безгә килеп җыйсыннар иде шуларны! Бәлки бераз киметерләр иде. Бөтен җирдә үсеп, дөньябызны җәй буена сарыга күмеп тәмам үзәккә үттеләр бит инде ул тузганаклар. Хәер, алай да барып чыкмас, җирсез бер француз бераз тузганагыгызны җыеп алыйм әле дип килсә, безнең "бәйдән ычкынган" нәфесле байлар аннан түли алмаслык бәя таләп итәрләр иде, мөгаен.
Бакчада укропны да күп "үстерәм". Чәчәсе дә, су сибәсе дә, үзенә бер түтәл биләтәсе дә юк. Кишер түтәлен елдан-елга үзгәртеп торам, кая чәчсәм дә иң элек сузаеп укроп тишелеп чыга. Помидор, суган арасында да, кәбестә рәтләре эчендә дә шулар, йолкып ташларга өлгер генә. Кәбестә бит берни белән янәшә үсә алмый, суверенитетның йөз процентлысын тели. "Хәрби" яшелчә шул ул.
Хәмидә ханым исемлегендә сугыш чорының ач балалары өчен бик кадерле булган акбашны күрмәдем. "Әнеч" (әнис) дигәне бәлки шул акбаштыр. Җәйнең беренче яшелчәсе иде ул безгә. Җыярга якын, чәйнәргә йомшак, чәйнәгәндә ирен читләреннән яшел суы агып төшә. Матур күренеш түгел, әйе. Шулай да ашадык инде, кемнәрдер махсус чәчеп түтәлдә үстерә торган үләннәр бездә үзләре үскән икән, ничек ашамыйсың аларны. Без "кайбер чит илләр" кешеләреннән ким яки артыкмы әллә? Алардан бай түгеллегебезне төгәл беләм. Бүтән ризыгыбыз юк та иде бит. Балтырган әле өлгермәгән, җитмәсә, ул өй тирәсендә генә үсми. Кәҗә сакалы да соңрак җитешә. Өлкәннәр аны яшь балаларга тоттырмый да, чөнки саксыз ашап иреннәрен кутырлатырга мөмкин. Ә акбашны әле дә яз саен диярлек бер-икене ашап куям мин. Тәме гел шул ук. Яфраклары язгы уханы бик тәмле итә иде. Шушма инешендә ташбаш азайгач, яраткан ухабыз гына сирәк эләгә менә.
Бакчада бака яфрагы да бик уңды быел, әрекмән яфрагы диярсең. Мелисса белән мәтрүшкәне теләсәм дә уңдыра алмыйм менә. Мелиссаны, үстерергә дип, Арбаштагы Сәүбан дустан алган идем. Аның кызы медицина фәннәре кандидаты Фәйрүзә Казанда Татарстан халкын йогышлы авырулардан дәвалый. Кайткан чагында мин дә аңа киңәшкә барган идем. Авыруым "аныкы" булмады, шөкер. Ул миңа, тынычлану өчен, мелисса чәе эчәргә дә киңәш итте. Аның миндә юклыгын белгәч, әтисенә эндәште: "Әти, синдә мелисса бар бит, Рәфыйк абыйга бер-ике төп бир әле, үстерсен бакчасында".
Үстерәм дә, үрчетә алмыйм менә, гел шул ике төп килеш. Әллә урын килештермәдеме дип, башка җиргә дә күчереп карадым инде. Мәтрүшкә белән дә шуңа охшаш хәл. Урманнан тамырлап алып кайтып әллә ничә утырттым, берсе дә үсеп китмәде. Аптырагач, Рәшидәдән сатып алып утыртып карадым, үлми дә, үрчеми дә утыра. Рәшидә Түбән Кенә егетенә кияүгә чыккан безнең авыл кызы ул. Түтәлендә мәтрүшкә котырып үсә, безнең алабуталар да андый ук түгел.
Бөтнегемне җиләк курасы кысрыклап юкка чыгарды. Аны, бүтән авылдашлар кебек, авыл тирәсе сазлыгыннан җыярга туры килер ахрысы. Аның каруы бакчаның казылмаган "чирәм һәм яткын" кырый-мырыйларын какы белән юа басты. Җырларга кергән юаның шулкадәр әрсезлеген белми дә идем. Җырдагыча, ат та ашамый, черт та ашамый аны. Шулай итеп, тәмләткечләр үстерүдә Хәмидә ханым белән ярыша алмыйм икән әле. Хәер, язу активлыгы ягыннан да нык калышам аннан. Һәркемгә - үзенеке, Ходай язганы.
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ
Карадуган авылы
Нет комментариев