Ярдәм итик!
6 август көнне, 19 сәгать 15 минутта, янгын сүндерү бүлегенә Норма авылында Халидә һәм Николай Старцевлар хуҗалыгын янгын уратып алуы турында хәбәр керә. Сарайдан чыккан ялкын хуҗаларны йортсыз да, мунчасыз да, сарайсыз калдыра. Янгын сүндерүчеләр ике сәгатькә якын ут белән көрәшә.
Әлеге көчле янгын күбебездә авыр кичерешләр калдырды. Урамда яланаяк йөгереп йөргән хуҗаларны, аларның оныкларын күреп йөрәк әрнеде. Бүгенге көндә алар безнең ярдәмгә гаять тә мохтаҗ. Без иртәләрен тыныч күңел белән йомшак түшәктә уянып, кайнар чәйләр эчкәндә, аларның таңнары йокы күрми ата, тамакларыннан ризык үтми, өйләреннән мәхрүм калулары башларыннан китми. Дөрес, якыннары, туганнары сыендырса да, күңелләрендә нинди газап икәнлеген аңлау кыен түгел. Бүген-иртәгә үзең белән ни буласын беркем белми.
Рәхимле булыйк, райондашлар, көчебездән килгән кадәр ярдәм итик үзләренә! Бүген син ул мохтаҗга аз суммаңны кызганмасаң, Аллаһы Тәгалә сиңа аны меңе белән кайтарыр. Кешелеклелек батачыбызга хас сыйфат, ярдәм кулы сузудан тартынмыйк, рәхимсез язмыш кочагында калган Старцевларга булышыйк!
Балтач "Изгелек" фондына акча күчерү өчен исәп-хисап счеты: 40703810800000000946 в ОАО "АИКБ "Татфондбанк" г. Казань, к/с - 30101810100000000815, БИК - 049205815.
Акчалата кертә калсагыз, фондның адресы : район Советы бинасы, Ленин урамы, 42 нче йорт, 1че кат, хисапчы - Молдашева Рәхилә Мөхәммәтзакировна. Фонд директорының тел.: 89172634782.
Куныр авылында да ике янгын очрагы булып (Илсур Гыймранов һәм Фәрит Рәшитов хуҗалыкларында), икесендә дә абзар-сарай янып бетте. Теләге булганнар аларга да булыша ала.
Искәрмә:Счетка акча күчергәндә, ярдәм алучының фамилиясе күрсәтелү сорала, ул очракта акча турыдан-туры зыян күрүченең кулына тапшырылачак.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев