Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәт әйтәсе урынга... (фото)

Норма авылы коеларга бик бай. Биредә урам саен кое дисәң дә ялгыш булмас. Ләкин аларның төрлесе-төрле хәлдә. Гагарин урамында да искереп, җимерелеп беткән бер кое бар иде. Шул тирәдә яшәүчеләрнең, шул исәптән җирлекнең дә моңа бик эче пошты. Ә менә көннәрдән-беркөнне шул урамда яшәүче яшь ир Ринат Камалов су чыганагын...

Энесе Айнур белән 1нче май тирәләрендә җимерек такта-бураны сүтәләр, чокырын яхшылап чистарталар, балчыгын чыгаралар. Аларга һәр күмәк эштә тә ярдәмчел, активист егет Руслан Әшрәфҗанов та кушыла. Ринат вакыты булган саен кое тирәсендә бөтерелә, ә вакыт дигәннәре чамалы, чөнки үзенең шәхси эше дә бар, тимер мичләр ясау белән шөгыльләнә, заказларны кабул итеп алгач, вакытында эшләп тә бирергә кирәк. Коены эшләп чыгу да финанс сорый. Аннан, авыл җирлеге башлыгына изге нияттә икәнлегеңне белдергәч, аны башкарып чыгу да мәслихәт.
Теләгенә ирешә Ринат, Сабантуй тирәләренә коены өлгертә, түбәсен дә матур итеп ясап куя, нык һәм күркәм корылма килеп чыга. Бүген шул коядан кирәк кеше су ала, көн-күрештә куллана.

Ринат әле яшь кеше, аның урынында акчалы берәү булса, үзенә хан сарайлары торгызу турында хыялланыр иде, ә ул, үзем яшәгән җирлекне төзекләндерим, урамны ямьгә күмим, күрше-тирәгә игелек кылыйм, дип изге эшкә алына. Әмма... киресе килеп чыга, бу көннәрдә генә кәефен кырырлык вакыйга булды, республика гәҗитләренең берсендә әлеге коены һаман да җимерек хәлдә яткызалар дип язып чыгалар. Язучысы да шул урам кешесе, ләкин читтә яшәүче. Өстенә кайнар су койгандай тойгандыр Ринат үзен бу хәбәрне ишеткәчтен. Аңлыйм, күтәренке күңел белән изге эшләр башкарып йөр дә, ахырдан бөтенләй дә объектив булмаган мәгълүматка юлык инде...

- Эшләгән эшемне бетереп аттылар мыни, - ди Ринат. - Иске кое урынына яңасы була торып, үз күзең белән күрмәс борын ничек шулай язарга мөмкин. Һәр шөребенә кадәр күңел биреп эшләгәч, язганны уку авыр булды.

Җәй буе балкыган коены хәзерге вакытта җимерек килеш ята, дип язалар икән, димәк, автор коены яңартканнарын күрмәгән. Ә күрмәс борын мәгълүматны бөтен Татарстанга җиткерү игелек кылучыны рәнҗетү белән беррәттән юридик көчкә дә ия.

- Ринатка аңа кое кирәкми, - ди шул тирәдә яшәүчеләр. - Аның үзенең ишегалдында коесы бар. Урамны ямьсезләп утырмасын, су чыганакларыбызны саклыйк, дип ясады ул аны. Югыйсә, андый иске коеларны кайбер авылларда инде күптән күмделәр. Бу коены мактыйлар, әмма суы гына аз.

" Әкренләп суы ишәя инде", ди Ринат. Норма җирлегендәге суның сыйфаты гаять тә начар һәм каты булуын исәпкә алсак, мондый коелар биредә хаҗәт әле. Чишмә суын эчәргә генә алып кайтасың, бөтен-кирәк-ярагың өчен дә ташып бетерү мөмкин түгел.

Килгән-килгән без дә чиләк төшереп, суын алып карадык, болганчык түгел, бераз чүп кенә төшкән. Ала торгач, чистарыр әле. Иң мөһиме, төзекләндерелгән, килегез миңа, ташыгыз суымны, дигәндәй, үзенә чакырып тора.

Ринат әнисе Алия, тормыш иптәше Тәнзилә, ике улы, энесе белән үзләре матурлаган йортта яшиләр. Әтиләре инде күптән мәрхүм. Әгәр исән булса, алтын куллы улларының рәхимле эшләр кылуына горурланып туймас иде.

Ринат кебек игелекле яшь иганәчеләр булсын иде әле ул, бәйрәм-чараларга , дип, күлгә тамчы тамызырга кемнән дә була, ә менә эшне башыннан ахырына кадәр үзең финаслап, үз кулларың белән башкарып чыгу бөтенләй икенче мәсьәлә.

"Андый фидакарьләрнең кәефен кырмыска, киресенчә, рәхмәт кенә әйтә белергә кирәк", ди җирлек рәисе Тимур Гатауллин да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250