Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Романтик» лагерына өр-яңа асфальттан җилдерәчәкбез (фото)

Кече Лызи авылы аша «Романтик» лагерына баручылар Медведев исемендәге урамны үткәндә юлныӊ начарлыгыннан зарланалар иде.

Әллә нигә бер үткәндә була, ә менә бу юлны көн саен берничә тапкыр узучыларныӊ халәтен бары үзләре генә белгәннәрдер. Урамга 1995 елда салынган асфальт инде күптән чокырланып, казылып беткән. Балтач урман хуҗалыгы идарәсенә еш йөрүче йөк техникасы да моӊа үзеннән саллы өлеш керткәндер.
Ниһаять, Республика программасы нигезендә бу урам тиешенчә асфальтланды. Хәзер инде, бу урамда балларныӊ күплеген исәпкә алып, хәрәкәт итү тизлеген саклап, саклык белән хәрәкәт итәргә кирәк. Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин сүзләренчә, бу юлга асфальт түшәлүен күптән көткәннәр, кызганыч, шушы урамнан читтәрәк урнашкан 3 гаилә юлсыз калган. Бу мәсьәләне үзара салым акчасыннан хәл тәргә уйлап торабыз, ди Сергей Мухин.
2016 елда җирлек 1 млн. сум күләмендә грантка ия булган, бу акчаны да Югары һәм Урта Ушма авылы юлларына ремонт өчен файдаланырга уйлыйлар. Үзара салым акчасына исә Түбән Ушма, Югары һәм Урта Ушма юлларын тәртипкә китерү күздә тотыла. Бу эшләр башкарып чыгылса, урамнарда йөрү күпкә җиӊеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250