Россиялеләргә Яңа елга 10 000 сум акча әзерлиләр
Ярдәмне балалары булган гаиләләр алачак.
2021 елның декабрендә россиялеләрнең бер өлеше дәүләттән бер тапкыр бирелә торган акча алачак. 10 мең сум акча балалары булган гаиләләргә Яңа ел алдыннан биреләчәк.
Экспертлар яңа түләү турында Россия Президенты Владимир Путин декабрьдә узачак зур матбугат конференциясендә хәбәр итәчәк, дип саный. Ил бюджеты агымдагы ел азагына профицитлы (керемнең алдан фаразлаган чыгымга караганда артыграк булуы) булу сәбәпле, калган хакимият акчалары гражданнарның аерым категорияләренә түләүгә бүлеп биреләчәк.
Чыганак: «Актаныш-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев