Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәшит Галимов: “Партиянең көчле вакытлары бар иде”

Чүпрәледә дүрт ел редакциядә эшләгәннән соң, 1971 елның март ахырында Балтачка кайтып, райкомда оештыру бүлеге мөдире булып эшли башладым. 1972 елның көзендә армиягә киттем. Хезмәт срогын тутырып бетерәм дигәндә, 1973 елның 22 ноябрендә, полк командиры исеменә Балтачтан КПСС райкомының I секретаре Р.А.Фейсханов һәм хәрби комиссар Захаров имзасы белән телеграмма килеп...

Чүпрәледә дүрт ел редакциядә эшләгәннән соң, 1971 елның март ахырында Балтачка кайтып, райкомда оештыру бүлеге мөдире булып эшли башладым. 1972 елның көзендә армиягә киттем. Хезмәт срогын тутырып бетерәм дигәндә, 1973 елның 22 ноябрендә, полк командиры исеменә Балтачтан КПСС райкомының I секретаре Р.А.Фейсханов һәм хәрби комиссар Захаров имзасы белән телеграмма килеп төште. Эчтәлеге болайрак иде: "Алда булачак ВЛКСМ райкомының чираттагы конференциясе һәм беренче секретарьга Р.М.Галимов кандидатурасы күрсәтелү уңаеннан аны, мөмкин булса, вакытыннан алда (ике ай калган иде) демобилизовать итүегезне сорыйбыз". Ул көнне нарядта төнге каравылда идем. Кичке сәгать уннарда штаб буенча дежур майор килеп, "Галимов, сиңа срочно дивизионга кайтырга", дип үзе белән алып китте. Икенче көнне иртән мине яңа шинель, бүрек киертеп, Советская Гавань аэропортына озаттылар. Аннан Хабаровскига, аннан Казанга... Армиягә 8 тәүлек барган идек поезд белән, кайтканда 16 сәгать эчендә Казанда идем инде. Хәзер уйлыйм: партиянең көчле вакытлары булган. Илдәге дистә меңнәрчә райкомнардан берсенең телеграммасы белән солдатны армиядән кайтарсыннар әле... Соңыннан белдем: авылдагы абыйдан адресны алып, беренче секретарьга тәкъдим белән ул чактагы КПСС райкомының оештыру бүлеге мөдире Мөхәммәт Якупов (авыр туфрагы җиңел булсын) кергән икән. 26 ноябрдә ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайландым. Ул елларда комсомолга игътибар зур иде. КПСС райкомы секретарьлары Р.А.Фейсханов, Р.И.Зарипов, Р.А.Кариева, бүлек мөдирләре М.Я. Якупов, М.М.Миннебаевларның һәркайсына кереп киңәш, ярдәм алып була иде. Алты ел эшләп өстән бары бер жалоба килде. Бер көнне иртән Рәфыйк Абдуллович шалтырата: "Рәшит, миңа менеп төш әле", - ди. Мендем. Сейфын ачты да бер хат чыгарды. Укый: "Безнең авылда райкомның беренче секретареның әнисе өйдән-өйгә кереп Коръән укып, сәдакә җыеп йөри. Андый кешенең малае райком секретаре булырга хаклымы?" һәм тагын шундыйрак сүзләр. Рәфыйк Абдуллович хатны укып бетерде дә: "Менә, безнең арада шундый кешеләр дә бар", - дип хатны ертып, кәрҗингә ташлады.
Ул елларда авылда яшьләр күп. Районда 25ләп комсомол-яшьләр фермалары, игенчелектә 100гә якын комсомол-яшьләр агрегатлары эшли иде. Алар арасында социалистик ярыш оештырып, даими нәтиҗә ясап бара идек. Әле кайбер алдынгы яшьләрнең исем-фамилияләре дә истә калган. Нөнәгәрдән бәрәңге үстерү звеносы җитәкчесе Фәрит Зарипов, Салавычтан чөгендер үстерү звеносы җитәкчесе Халит Шиһапов, Ордан комбайнчы Вәзил Зарипов, Пүскәннән комбайнчы Мөхтәрәм Ганиев, сыер савучылардан - Ордан Нурия Фазылова, Түнтәрдән Зөлфия Шәрипова, Борнактан Гөлфия Фазылҗанова.
Билгеле 5-6 кешедән торган ВЛКСМ райкомы аппараты үзе генә берни дә эшли алмаган булыр иде. Без урыннардагы башлангыч комсомол оешмаларына , күпсанлы комсомол активына таянып эшләдек. Салавычтан Җәмилә Сабирова, Ордан Вәзил Вәлиев, Нормадан Рәфкать Нигъмәтуллин, Нөнәгәрдән Сания Шәфигуллина, Соснадан Габдулла Вәлиев, "Селхозтехника"дан Гыйльфан Әшрәфҗанов, мебель фабрикасыннан Нурия Булатова һәм башкалар яшьләрнең оста оештыручылары булдылар.
Югарыда район комсомол оешмасына өлкәннәрнең игътибары турында язган идем. Район комсомол оешмасы конференцияләрендә КПСС райкомы бюросы членнары тулы составы белән, пленумнарда райком секретарлары катнаша һәм чыгыш ясый иде. Колхозларда, предприятиеләрдә бер генә җыелыш та җитәкчеләр, партоешма секретарьлары катнашыннан башка узмады. "Социалистик Татарстан" газетасы исемендәге колхоз председателе Харис Галимуллин, партоешма секретаре Габделхак Латыпов, "Яңа тормыш"тан Рәшит Җамалиев, Мөнир Шаһиев, "Якты юл"дан Хәмит Гәрәев, Мөхәммәт Гыйниятов, "ВЛКСМның 50 еллыгы"ннан Наил Салихов, Нурислам Кәлимуллин, мебель фабрикасыннан Әүхәтша Әүхәдиев андый җыелышларда көтеп алынган кунаклар иде. Җәйге айларда комсомол җыелышлары кичке сәгать 8-9ларда башланып, 11-12ләргә кадәр бара иде.
Ул елларда район комсомол оешмасы гел республикада алдынгылар рәтендә
барды, байраклар алды. Минем үземә комсомолның XVIII (1978) сезында делегат булып катнашу насыйп булды.
1979 елның көәендә Саратов югары партия мәктәбенә укырга киттем. 1981-1989 елларда КПССның Арча райкомында оештыру бүлеге мөдире, райком секретаре, район советы башкарма комитеты рәисе булып эшләдем. 1990-1998 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Советында, президент аппаратында оештыру бүлеге мөдире, дәүләт хезмәткәрләре департаменты җитәкчесе, 1999-2011 елларда Россия Иминият фондының Татарстан буенча җитәкчесе булып эшләдем. Эшләү дәверендәТатарстан Республикасы Президентының Мактау таныклыгы, Рәхмәт хаты белән бүләкләндем. Шулай ук "ТР атказанган социаль хезмәткәре" исеме дә бирелде.
Тормыш иптәшем Гөлчирә белән дә комсомол таныштырды. Ул ВЛКСМның Арча райкомында II секретарь булып эшли иде. 1975 елның җәендә өйләнештек. Ул лаеклы ялга чыкканчы мәгариф өлкәсендә эшләде.
Рәшит Галимов
Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250