Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рушан Зариповның кызы туган. Йөрәге уң якта!

Бүген Балтач көрәшчесе Рушан Зарипов гаиләсендә зур шатлык: икенче баласы - кызы туган! Ләкин бу нарасый гадәти бала булмас бугай. Аның йөрәге уң якта урнашкан!

Әлеге шатлыклы хәбәрне Рушанның бертуганы Рөстәм җиткерде. «Энем Рушанның бүген кызы туды. Ике үзенчәлек бар: 1. баланың йөрәге уң якта, 2. Минем кыз белән бер көнне туды»

Әнә шундый гадәттән тыш хәбәр җиткерде Рөстәм. Баксаң, Рушанның тормыш иптәше Эльвираның да йөрәге уң якта урнашкан икән. Мондый хәлләр тормышта очрап тора, димәк, Ходай Тәгаләнең бер хикмәте булырга тиеш бу очракта.

Кыз бала бүген иртәнге 9.20 сәгатьтә Казанның Толстой урамында бала тудыру йортында дөньяга килгән. Авырлыгы - 3740 гр., буе - 54 см. Эльвира үзе Казан кызы икән, гаилә башкалада гомер кичерә. Шулай итеп, тормышы иптәше Рушанга малай янына кыз да алып кайта.

Шунысы да үзенчәлекле, Рөстәмнең үзенең дә бүген кызының туган көне. Ике туган арасында хәзер 4 яшь аерма бар.

http://idel-tat.ru/rushan-zaripovny-kyzy-tugan-j-r-ge-u-yakta/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250