Төрлесе
Саба районында коточкыч һәлакәт – 5 егет үлгән (фото).
2 май көнне, кичке сәгать 10 тулып киткәч Байлар Сабасы - Килдебәк юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
Ике машина - "ВАЗ-2114" һәм "Митсубиси" автомобильләре бәрелешкән. Тизлек шул дәрәҗәдә югары булган ки, "ВАЗ-2114" машинасы тимер өеменә әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ватан машинасында булган 5 егет тә һәлак булган.
"Митсубиси" шоферын авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Һәлакәт урынына ярдәмгә 23 кеше, 7 берәмлек техника җәлеп ителә. Шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү-коткару хезмәтеннән 7 кеше һәм 2 берәмлек техника.
Кайгы килгән гаиләләрнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Юлларда сак йөрик!
Чыганак: Intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев