Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабантуйга барасызмы соравына балтачлыларның җаваплары (фото)

Розалия ҖӘМИЛЕВА, Казан шәһәре: - Без туган авылым Яңгулда ял итәбез әле, шуңа күрә монда булгач, Сабантуйга бармый калмабыз инде.

Әмма хәзер бу чын мәгьнәсендә Сабан туе түгел, ниндидер бер массакүләм чара, бәйрәм генә инде. Кеше хәзер Сабан туенда катнашыйм әле, көрәшкә кереп көч сынап карыйм әле, уеннарга керим, җырлыйм, биим әле дип чыкмый, артистлар килсә, концерт-тамаша карарга гына бара. Артистлар килмәгән авылларда Сабантуй, гомумән, бик аз кеше белән уза. Башка "текәрәк" Сабантуйга бара алмаган, яки йөрергә теләге, мөмкинлеге булмаганнар, яки инде авылның чын патриотлары гына чыга артистларсыз узган авыл Сабан туена. Тик шунысы үзгәрми - Сабантуй очрашу урыны ул. Дус, туган, сыйныфташлар, танышлар белән күрешү өчен генә булса да барасың.

Рәсүл НИЗАМОВ, Шода авылы:
- Сабан туе татар халкының милли бәйрәме булса да, еллар үткән саен ул үз төсен югалта бара. Бәйрәм программасына никадәр генә миллилек үрнәкләре кертергә тырышсалар да, нигездә ул кәеф-сафа кору, акча эшләү һәм тамашага кайтып кала. Бу бар җирлектә дә алай дип әйтеп булмый. Әмма барыбер элеккеге Сабантуйлары юк инде. Ә менә туганнар белән очрашу, кунакка бару гадәте элеккечә яши бирә.
Энҗе ГАЛИӘХМӘТОВА, Кенәбаш авылы:
- Сабантуй ул - халкыбызның милли бәйрәме.Туган авылыңа барып, авылдашлар, сыйныфташлар белән очраштыра торган бәйрәм дә әле ул. Шушы уңайдан туган авылым - Сосна халкын әлеге матур бәйрәм белән котлыйм! Илләребез-җирләребез тыныч булсын, басуларда игеннәр күкрәп уңсын дип телим! Шулай ук 1 июнь көнне үзебезнең Кенәбаш авылында да кич белән балалар Сабантуе үткәрәчәкбез. Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз.Килегез, бездә Сабантуйлар күңелле була!
Сәмир ФӘСЫЙХОВ, Балтач бистәсе:
- Мин Сабантуйларын бик яратам. Анда бик күп кибетләр була. Ат ярышы да була. Бизәлгән атка да утырып йөрим. Бабаем бәйрәмгә дип ел саен акча бирә. Быел да Сабантуйга барам, үземә зур автомат алачакмын.
Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА, Сосна авылы:
- Сабантуй ул - туганнар, дуслар, авылдашлар белән җыелып, сөйләшеп, күңел ачып, бәйрәм итү көне. Әлеге бәйрәмгә дип туганнар, студентлар кайта. Һәркемнең кәефе бу көнне күтәренке була, ел буе көтеп алган бәйрәмдә туйганчы күңел ачып, ел буена җитәрлек тәэсирләр җыеп калырга ашыгалар.
Тәбрис ГАЗЫЙМҖАНОВ, Куныр авылы:
- Беренче чиратта туганнарны очраштыра торган бәйрәм дияр идем. Элек-электән ел буе туган ягына кайтырга җае булмаганнар да Сабантуй җитүгә кунакка кайта. Гомер буе укытучы булып эшләгәч, һәр елны Сабан туен оештыру, алып бару эшләрендә актив катнашырга туры килде. Инде хәзер лаеклы ялда булгач, бәйрәмгә кадерле кунак булып барачакмын.
Зәйнәп, 36 яшь:
- Бар иде шундый чаклар, Сабантуе алдыннан әниләр белән базарга барып, чүпрәк-чапрак җыеп кайтыр идек. Матурларның матуры буласы килә иде. Хәтерлим әле, бер елны, чыннан да, авыл Сабантуенда иң гүзәле мин идем, өстә ялтырап торган зәңгәр күлмәк, аякта ак туфли… Сагынам шул чакларны... Хәзер дә киенәсе килә, ләкин вакытка сыеша алмау бөтен планнарны җимерә. Шуңа күрә Сабантуйларына барасым да килми, бармамдыр да бәлки...
Радик, 40 яшь:
- Бер елны да Сабантуй дип ашкынганым юк. Ул көнне иртән-иртүк балыкка китәм, аннан кайткач малларга печән җыеп салам, кунаклар килә, аларны каршы алып, озатып йөрим. Мунча ягып өлгертәм дә янә балыкка китәм.Әнә шулай, рәхәтләнеп ял итәм ул көнне. Ул Сабантуйның рәтен тапмыйм мин, йөреп арып бетәсең, утырып та нәрсә карарга белмисең, чөнки берничә уен бергә бара...
Гөлсирә, 50 яшь:
- Нинди бармаган, пешерәсен-пешереп, алдан ук әзерләп куйдым инде...Бер сумка тутырып ашау алып барабыз без Сабантуйга... Табигать кочагында тамак ялгаулары ни тора... Елына шул бер инде ул авыл кешесенә табигатькә чыгу... Шуңа да зарыгып көтеп алабыз, ашкынып барабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250