Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабыйларын интектергән ана җәзасын алды

Ул игезәк балаларын ач-ялангач тоткан.

Дүртөйле районара прокуратурасы урындагы хатынга карата «җәберләү белән бәйле рәвештә балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү» мәддәсе буенча җинаять эше буенча гаепләү актын раслады.

Прокуратураның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2011 елда туган игезәкләрнең анасы спиртлы эчемлекләр кулланган, аларны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнмәгән, начар шартларда яшәргә мәҗбүр иткән. Балалар даими ашау мөмкинлегеннән мәхрүм булган.

«Хатын балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылды. Профилактик чаралар күрелүгә карамастан, ул әхлаксыз тормыш рәвешен дәвам итте», - дип аңлаттылар күзәтчелек ведомствосында.

Ана үз гаебен таныган. Балаларны социаль учреждениегә урнаштырганнар. Җинаять эше карау өчен мировой судьяга җибәрелгән.
 

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев