Сагынып сөйләргә калды
Безнең Бөрбашның ул яктан бәхете булды
Сугышка кадәр үк, җидееллык мәктәп ачылганнан бирле, авыл халкына иң әүвәл мәгърифәт юлы ачкан, тәрбияви юнәлешне үз үрнәгендә балаларга сеңдергән сәләтле, миһербанлы, олы җанлы укытучылар эшләде. Алар, нигездә, читтән килгән кадрлар булса да, авыл халкын яратып, үзләре дә олысына-кечесенә игътибарлы, кешелекле мөгамәлә күрсәтеп, иң авыр чорларда фәкыйрьлектә интеккән балаларны ихластан яратып, кечкенә генә уңышларын да калкытып – сөендереп, мәктәп тормышында үзләре дә ихтирам казандылар. Алар оста педагог кына түгел, ә бәлки яшь буынга чын рухи остаз, авылның мәдәниятен үстерүгә дә өлеш кертеп, вакыт белән хисаплашмыйча да эшли беләләр иде. Минем балачак чорына туры килгән остазларым: мәктәп директорлары Мөхәммәт Нуриев, Гата Вәлиев, укытучылардан тирән белемле Сәет абый Әхмәров, бик таләпчән булса да, гаделлеге белән танылган Маһиҗамал Хаҗиева, йөрәгендә саекмас шәфкать учагы йөрткән якты күңелле Ләлә Шаммасова, ипле-итагатьле, төпле акыллы, сабыр холыклы Наҗия Солтанова, үз гомерендә меңнәрчә балага хәреф танырга өйрәткән, тыйнак, тәртипле Сания апа Хәйруллиналар янында, әлбәттә, авылда үзебезнең беренче укытучылардан булган Маһинур апа Нуретдиновалар еллар үткәч тә, гел яхшы якларын искә алып соклана торган шәхесләр булды. Алда санап үтелгәннәрнең күбесе үзебездә төпләнеп калдылар. Һәм әкренләп үз җирлегебездә дә өлкәннәр үрнәгендә мәгариф тармагында бик уңышлы эшли алган, сәләтле кадрлар үсеп чыкты. Шулар арасыннан Наҗия Гыйльмуллина белән Гөлфирә Фәхретдинова, Тәнвир Галимов, Тәнзилә Шәрифуллина, Рузилә һәм Наил Шакировлар, Гүзәл Бариева игелекле хезмәтләрендә зур уңышка ирештеләр. Шулай да безнекеләрдән иң мактаулысы – укытучылар хәзерли торган югары уку йортында япь-яшь килеш профессор дәрәҗәсенә ирешеп, республикада дан казанган Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева бөтенебез өчен дә зур горурлык булып санала. Бу язмамда үземнең замандашым, Бөрбашта пионервожатый булып эшләгән Зөбәрҗәт Әхмәрова турында да җылы хисләр белән искә алып китәсем килә.
Алтмышынчы елларда кыяр-кыймас кына адымнар белән зур, көчле мәктәп коллективына килеп кергән бу гаҗәеп тыйнак кыз бала, беренче көннән үк куркыбрак һәм зур тырышлык белән эшли башлап, берничә ел эчендә үзенең булганлыгын, оештыру сәләтенә осталыгын күрсәтә алды. Йомшак тәмле теле, игътибарлы-ягымлы карашы белән балаларны үз тирәсенә туплап, аларның тәрбияви үсешенә көчле йогынты ясый алды, һәммәсендә сәнгать очкыны күреп, үзенә ышанычы аз булган сабыйларны да җыр-биюгә, матур сөйләм теленә өйрәтте, бик күп төрле кул эшләре түгәрәкләренә тартты. Шушындый миһербанлы әйдәп баручыдан зур терәк тоеп балаларның да үз көчләренә ышанычлары арткандыр, матур омтылышлары ишәйгәндер дип беләм.
Үзе сайлаган юнәлеше буенча танылган, инициативалы Әхмәрованы район пионерлар йортына директор итеп күчерделәр. Инде монда эшне җайга салып озак та үтмәде, Зөбәрҗәтебез кияүгә чыгып, Чиләбегә күченде. Без, сирәк булса да, аның белән хәбәрләшеп тордык. Гомер буе намусына тугрылыклы булып, балаларга йөрәк җылысын биргән искиткеч олы җанлы Зөбәрҗәт үзенең фидакарьлеге белән анда да ким-хур булмады, шәһәр мәгариф системасында иң мактаулы кадрларның берсе булуга иреште.
Тагын иң гаҗәбе шунда – ул үзенә һөнәри яктан үсәргә мөмкинлек тудырган, үзе әйтмешли, очарга канатлар куйган Бөрбаш мәктәбе коллективына, авыл кешеләренә чиксез рәхмәтле булды һәм сагынып туган якка кайтканда Бөрбашка да барып, шатлык хисләрен арттырып кайта иде. ”Иде” дип сөйлим, искиткеч якты күңелле, миһербанлы, чын зыялы шәхес булып җитлеккән Зөбәрҗәтебез җитмеш яшендә авыр чирдән көтмәгәндә вафат булды. Югыйсә, тормыш кадерен белеп, аны игелекле, фидакарь хезмәте белән бизәгән искиткеч оптимист, олы җанлы, сизгер йөрәкле, нечкә хисле кеше иде. Ә бит аны онытмадылар! Карадуган төбәгенең чын зыялы ветеран укытучысы, башкаларның күркәм сыйфатын таный-бәяли белгән чын федакарь зат булган Мәдинә апа инициативасы белән, Карадуган музеенда шул төбәкнең күренекле шәхесләренә багышланган зур альбомда, Арбаш кызы Зөбәрҗәткә дә якты сәхифәле матур битләр өстәлде. Анда Зөбәрҗәткә багышланган шигырем урын алганга рухым сөенә, чөнки искиткеч кече күңелле Зөбәрҗәт белән без хыянәтсез дуслар идек бит, гомр буе бер-беребезгә рухи терәк булып яшәдек.Тормыштк кешелекле, миһербанлы булып, игелекле матур эшләр калдыралсаң, кеше арасында матур истәлегең калыр дигән фикерне раслаган шәхесне рәхмәт хисләре белән искә алучы күп булыр әле.
Фәридә Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев