Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сайлар идем, әти, бер сине!

Әтиләр илебезне, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ да

Әти, әтием! Әни сүзе белән янәшә торган әлеге изге сүзне һәр сабый кабатлыйдыр. Әнием, әтием, нинди олы, изге төшенчә, шулай дип дәшәр өчен гаиләнең тулы булуы гына җитми, әтиләрнең үз бурычларына тирәнтен карашта булулары да таләп ителә.

Күпьеллык педагогик эшчәнлектә  безгә бу мәсьәләдә төрле карашта булган әтиләр белән очрашырга туры килә. Мин-мал табучы, гаиләне матди яктан тәэмин итүче дигән сылтау белән тәрбия эшенә бармак аша караучылар да, кызганычка каршы, аз түгел. Эштән кайткач, ардым дигән сылтау белән баласына игътибарны аз бирүчеләр дә очраштыргалый. Ә инде хәмер белән мавыгып, гаиләсе, балаларына тупас мөнәсәбәттә булу - бу инде олы фаҗига! Мондый шартларда үскән бала кем булып җитешер!!

Аеруча ир балаларга әти - зур авторитет, ул аннан өлге алып үсә бит. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне ул күреп үсә, үз-үзенә сеңдерә. Еш кына психикасы бозылган, үзенә бикләнгән яисә яман холыклы булып үскән бала, нигездә, мондый “тәрбияне” әнә шундый “әтиләр”дән “үрнәк” итеп ала. Шунысы куанычлы, холкы, хезмәте, күркәм тәрбиясе белән гаиләсендә үрнәк булган әтиләр дә бар.  

Безнең балалар бакчасы коллективының әтиләр тәрбиясе юнәлешендә алып барган эш тәҗрибәбез бар. Бу тәрбия өлкәсендә матур нәтиҗәләребез, күпкырлы эшчәнлегебез аз түгел. Һөнәрле, булган әти, аларның яшәү рәвеше, тәрбия эше эшчәнлеге тәҗрибәсе белән таныштыру, сәламәт тормыш алып баруларын әти-әниләр җыелышында үрнәк итеп күрсәтү эзсез калмый. Аларның хезмәт җимешләреннән күргәзмәләр оештыру үз балаларында горурлык хисе генә уятып калмыйча, бүтән әтиләргә үрнәк, уйланыр өчен җирлек тә. Әйе, интернет, телефон, гаджет чолганышында калган балаларга бүген әтиләрнең үтемле, акыллы сүзе, киңәше аеруча кирәк. Хәрәм белән хәләлне, яман белән яхшылыкны аерырга бала кече яшьтән әни, әти, бакча тәрбиясендә белеп, күреп үсә. Монда безнең һәрберебездән бердәм булып эш итү таләп ителә. 

Әтиләр үз балаларын тыңлый белергә, кирәк икән тәмле теле, кирәк икән кырыслык белән тәрбия бирергә кирәклеген истән чыгармаска тиешләр. Бу мәсьәләдә әти-әниләр җыелышында кат-кат искәртергә онытмыйбыз. Бала үз әтисе белән, аның күркәм сыйфатлары белән горурланып үсәргә тиеш. Бу нисбәттәге тарихи даталарга бәйле бәйрәмнәр, спорт ярышлары, балалары белән берлектә ясаган кул эшләре күргәзмәләре матур нәтиҗәләрен бирә.

Әти диюгә, күз алдына Ватанны саклаучы хәрби киемле, төз, кыю егет образы килеп баса, чөнки әтиләр илебезне, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ да. 

Күптән түгел үткәрелгән Әтиләр бәйрәме аеруча истәлекле булды. Без әтиләре белән берлектә балаларны да кичәгә чакырдык. Иң элек нәниләр әти-бабайларының ватанны саклаудагы вакытларының портретларын ясап алып килделәр.

Бүген илебезнең тыныч түгел икәнен сабыйлар да белә. Кайсының әтисе, я туганы, авылдашы сугыш кырында. Мобилизациядәге сугышчыларга ярдәм итүдә халыкның гына түгел, мәктәп балалары, нәниләрнең катнашуы, аларның шәмнәр ясап җыюлары, хатлар язулары белән күпчелек сабыйлар да хәбәрдар. Тынычлык, иминлек иң зур бәхет. Тәрбия эшебезгә хәзер вәзгыять яңа бурычларын куя.

Узган бәйрәмебездә җыр-бию, шигырь, уен-эстафеталар оештыру белән бергә әтиләр каршында бу бурыч тагын да югары яссылыкта күтәрелде. Шагыйрь Г.Сәгыйров язганча, һәр бала үсеп җиткәч:

Рәхмәт сиңа, әти, күңелемдә

Саклап йөртәм һәрбер сүзеңне.

Әгәр сайлап булса әтиләрне,

Сайлар идем, әти, бер сине, -дияргә язсын!

        

         Гөлшат Зәйнуллина

         Гөлсәрия Муллагалиева

         Зәлия Якупова

         Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев