Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салавыч урманнары җыештырылып, җимлекләр эленде (+фоторепортаж)

Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы акциясе кысаларында "Хыял" яшьләр үзәге Салавыч лицее укучылары һәм активистлар белән берлектә Иске Салавыч авылы янында урнашкан табигать почмагын чүп-чардан арындырып, агачлар арасын чистартты.

Укучылар шулай ук үз куллары белән ясаган җимлекләр элеп, кошлар өчен җимнәр дә куйдылар.

Әлеге тәрбияви эш нәтиҗәсендә укучылар табигатькә ял итәргә чыккач чүпләрне ташлап калдырырга ярамаганлыгын аңлады. Чөнки пластик озак еллар дәвамында да чермичә, тирә-юньне ямьсезләп кенә тора.
Ә бит урманнар безне матур, зур агачлары, үзгә чәчкәләре белән генә сөендереп торырга тиеш. Шуңа да урманның киләчәге нинди булганын үзебездән торганын укучылар гына түгел, бөтенебез дә аңласак иде.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250