Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салкын һәм аракы: Нәтиҗәдә Балтачта 1 кешене урамнан тапканнар

Көндез тагы керә алмамын, дип тиз генә рентгенга төшәсе булганлыктан, хезмәткәре чакыртылган дигәч, 6 январь көнне кичке 9да үзәк хастәханәгә киттем.

Бәйрәм көннәрендә чагыштырмача тыныч вакытлар тәмамланган булып чыкты хастаханәнеӊ, дежур бригада да берничә тапкыр чакыртылган, тыз-быз анализлар да күтәреп йөриләр. Ә гадәттән тыш вакыйгалар күп булган шул, менә шуларныӊ берсе: кич белән узып баручылар, урамда егылып яткан бер кешене күреп, «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыраталар. Полиция хезмәткәрләре ярдәме белән хастаханәгә китерелә, аӊсыз бу авыруга томография һәм рентген үткәрелә.
Кесәсендәге булган аракысын күз карасыдай саклаган бу кеше үзенеӊ башын гына саклый алмаган, башына нәрсәдәндер кан сауган, дип аны махсус үзәк - Арча хастаханәсенә алып китәләр. Хәле авыр булганлыгын җиткерделәр. Соӊыннан бу төнлә китерелгән авыруныӊ кем икәне беленә. Хәзергә аныӊ белән нәрсә булганлыгын ачыклау бара.
Фото: gubdaily.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250