Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салымнар түләр вакыт

1 декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерергә кирәк.

Бер генә көн соңга калынса да, пеня исәпләнелә башлый. Салым түләүче 3 яисә 4 декабрьдә түләрмен, алай гына суммасы артмый, дип уйласа, нык ялгыша. Соңга калган һәр көн өчен пеня исәпләнә, салым үзе түләнсә дә, пеняң булганлыктан, салым түләмәүчеләр исемлегенә керәсең һәм бу сиңа җитди проблемалар тудырырга мөмкин. Шуңа күрә, бүгеннән үк килгән хатларга игътибарлы булып, салымнарны түлик. 

Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтының салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучылар салымны онлайн-режимда, «Оплатить» кнопкасыннан файдаланып яки «Заплати налоги» сервисында УИН номерын кертеп; банк һәм почта бүлекчәләрендә; банк түләү терминаллары һәм банкларның мобиль кушымталары аша, QR-код һәм штрих-кодны сканерлап яисә УИН кертеп; УИН кертеп, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары һәм «Электронное правительство Республики Татарстан» терминалы аша түләп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев