Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шамил бәете

Авылдашым, сыйныфташым, махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Рәхмәтуллин Шамил Рифат улының якты истәлегенә багышлана.

Бисмилла белән башладым

Бәетемнең башларын.

Туган илгә дә кайталмый

Бетте ашар ашларым.

 

Ватанны сакларга диеп

Бурыч куйдым үземә.

Соңгы сулышыма кадәр

Тордым әйткән сүземдә.

 

Күпме илләр, күпме җирләр

Гиздем тынычлык саклап.

Сугыш кырында җан бирдем

Биргән антымны аклап.

 

Җилләр исә, җилләр исә

Газиз туган ягымнан.

Явыз дошман шартлаткычы

Очты минем янымнан.

 

Алда шартлау, артта шартлау

Дөп тэ дөп тибә йөрәк.

Башым яраланган чакта

Авыр булды бигерәк.

 

Су буендагы таллыкта

Сайрамас ла сандугач.

Рухыма дога кылыгыз

Җомга иртәсе тугач.

 

Әткәм-Әнкәм Сезне уйлап

Соң тапкыр алдым сулыш.

Сезнең белән күрештерми

Гомерем өзде сугыш.

 

Иртән кояш чыккан чакта

Нуры җиргә сибелә.

Җыелып искә алсагыз

Минем рухым сөенә.

 

Иртән иртүк кабаланып

Аш салырсың, Әнием.

Кайтмый калмас, кайтыр диеп

Көтәрсеңдер Әтием.

 

Кышын буран дулаганда

Елар инде җаныгыз.

Әткәм-Әнкәм, Туганнарым

Бәхил булып калыгыз.

 

Сеңелкәшем Лилия, җаным

Сабыр бул бик елама.

Әти-Әнигә терәк бул

Авыр уйлар уйлама.

 

Сөйгән ярым, ачуланма

Никахыбыз өзелде.

Никахка килер туганнар

Мәетемә тезелде.

 

Җылы яңгыр яуган чакта

Күккә карап багыгыз.

Авылдашлар, җан дусларым

Мине искә алыгыз.

 

Күктә очса ак күгәрчен

Белегез Мин булырмын.

Илебезгә тыныч тормыш,

Бәхет теләп торырмын.

                              

                                                  Зөһрә Нургалиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шамил