Самолет... кукуруз басуына төшкән
Двигателенә ут капкан бортында 234 кешесе булган самолет кукуруз басуына төшкән
«Уральские авиалинии» авиакомпаниясе самолеты 15 август иртәсендә Мәскәү өлкәсендә Жуковский аэропортыннан очып киткәннән соң экстрен рәвештә кукуруз кырына төшәргә мәҗбүр була. Бу хакта "Медуза" басмасы яза.
Бортында 234 кеше, шул исәптән җиде экипаж әгъзасы булган лайнер Симферопольгә очкан. Һавада очкыч акчарлаклар белән бәрелешкән, двигательнең икесе дә сүнгән, берсенә ут капкан.
Нәтиҗәдә, экипаж самолетны экстрен рәвештә кукуруз басуына утырта.
Пассажирлар салоннан кабартылган трап буенча эвакуацияләнә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ун кеше, шул исәптән өч бала зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26227
фото: МЧС Росии
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев