Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сания Әхмәдиева: "Гомерем буе рәхмәтле"

Балтач мәдәният бүлеге район клубларына Октябрь Социалистик революциясенең 50 еллыгына багышлап, смотр концертлары әзерләргә дигән күрсәтмә бирде. Ул чакта мәдәният бүлеге мөдире булып Оркыя Ибраһимова эшли иде.

Көчле, сәләтле оештыручы иде ул. Минем Карадуган авылында клуб мөдире, бер үк вакытта Карадуган, Таузар, Арбаш авыллары кергән бригада партоешмасы секретаре вазифасын да башкарган вакытым. 70кә якын партия члены бар иде. Авылның иң сәләтле укытучылары Мәдинә Зыятдинова, Әнәс Ибраһимовка мөрәҗәгать иттем. Өчебез утырып сценарий төзедек. Сәхнә түренә "Октябрьгә 50 ел" дигән зур белдерү куелды. Ул электр лампочкалары астында кызыл марля белән тартттырып эшләнде. Ут бер сүнә, бер яна, шушы ут астында сәхнәдә җырлар, биюләр башланды. Бераз яктырткач, ут астында үзенең көчле тавышы белән нәфис сүз остасы Асия Вәлиева Габдулла Тукайның "Эштән чыгарылган татар кызына" шигырен укый башлады:

Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең.
Кызганмыйча күңелем чыдый алмый
Бигрәк моңлы карый күзләрең.

Шул арада сәхнә чаршавы ачылып, хор башкаруында Ленин турында, Октябрьгә багышланган җырлар яңгырый, шигырьләр, биюләр, спектакльдән күренешләр тәкъдим ителә.

Әлеге концерт программасы КПСС райкомының чираттагы партия конференциясендә кабат мәртәбә куелды. Ул вакытта райкомның беренче секретаре Рашит Алимов иде. Ул безне әлеге зур уңышыбыз белән котлап, Мактау кәгазе бирде, рәхмәтен белдерде. Җитәкчеләр алдында мәдәният эшенә әһәмият итәргә кирәклеген әйтте. Бу районда оештырылган зур чара иде.Авырлыклары да булмады түгел, мәдәният бүлеге акча бирми, ә акча кирәк. Колхоз рәисе Камил Сөләймановка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Партия җыелышында әлеге мәсьәлә көн тәртибе буларак тикшерелеп, Мәдинә һәм Бакый Зыятдиновлар, Әнәс Ибраһимов, Асия Вәлиеваларның көчле чыгышлары нәтиҗәсендә костюмнар тектертүгә ирештек. Ачык зәңгәр төстәге, күкрәгенә роза чәчәкләре тегелгән әлеге костюмнар тамашачыны таң калдырды.

Карадуган, Арбаш, Таузар авылы халкы чын мәгънәсендә тату, бердәм коллектив булды. Нинди генә кичәләр уздырмадык, кыр батырларына, хезмәт алдынгыларына багышланган кичәләр дисеңме, концерт-спектакльләр аншлаг белән үтте. Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" спектакле белән районда чыгыш ясамаган сәхнәбез калды микән? Җәй көннәрендә спорт ярышларында катнашулар, авыл клубларында чыгыш ясауларыбыз матур хатирә булып күңел түрендә саклана.

Безне- Карадуган клубын мәдәният министрлыгында да үрнәк мәдәният учагы итеп таныдылар. Министр хәтта үзе килеп Мактау кәгазе белән бүләкләде.

ВЛКСМның 50 еллыгы исемендәге колхозга комсомол оешмасы секретаре булып эшкә кайткач, Мәскәүгә Ломоносов исемендәге университетка укырга чакыру алдым. Укуны бетергәч, посольствода эшләргә иде, әмма тормыш мөмкинлекләре булмау сәбәпле, баш тарттым.

Мин гомерем буе Мәдинә һәм Бакый Зыятдиновларның төпле киңәшләрен истә тотып, аларның эш алымнарын кулланып хезмәт куйдым. Рәхмәт аларга.

Сания Әхмәдиева,
Балтач бистәсе.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250