Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сары яфрактан соң яшел чирәм

(Өлкәннәр көне уңаеннан) Сары көз бит сагыш кына түгел, Ул бит безгә муллык китерә. Уңыш биргән юмарт басулардан Йомшак исеп, җилләп йөгерә. Без дә сөрдек тормыш буразнасын Ярсу җилләр белән ярышып. Нинди генә сынау каршында да Түзем булдык, йотып сагышын. Үпкәләүләр, офтанулар белән Инде җаныбызны каралтмыйк. Юк-бар борчуларга чыдамыйча Якты...

(Өлкәннәр көне уңаеннан)
Сары көз бит сагыш кына түгел,
Ул бит безгә муллык китерә.
Уңыш биргән юмарт басулардан
Йомшак исеп, җилләп йөгерә.

Без дә сөрдек тормыш буразнасын
Ярсу җилләр белән ярышып.
Нинди генә сынау каршында да
Түзем булдык, йотып сагышын.


Үпкәләүләр, офтанулар белән
Инде җаныбызны каралтмыйк.
Юк-бар борчуларга чыдамыйча
Якты дөнья ямен югалтмыйк.

Яшәү дәрте кабызырдай
Якын кешең, дуслар булганда,
Югалмабыз әле беребез дә
Дәрманыбыз ташып торганда.

Сары яфрактан соң яшел чирәм
Калкып чыксын безнең юлларда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250