Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сатып алган... сарымсак

Сөйләмебездә әнә шундый әйтем бар. Янәсе, сатып алган әйбер кыйммәт тә, аз да була, үзең асраганга, үстергәнгә җитми инде.

Гомер-гомергә дөреслегенә, хаклыгына ышанган бу сүзләргә дә бүгенге заман үз төзәтмәләрен кертте, ахры. Күптән түгел районыбызның бик тә булдыклы бер егете Балтачта агач эшкәртү цехы ачып, берничә ел эшләгәч, "Үзең урман кисеп, агач алып кайтып, эшкәртүгә караганда, әзер материалны сату күпкә файдалырак икән", - дип, аптырап сөйләгән, бу бизнесыннан кул селтәргә мәҗбүр булган иде. Инде үзебез дә акрынлап бәрәңге үстереп мәшәкатьләнүгә караганда, кирәк кадәр сатып алуның күпкә табышлы булуын, каз-үрдәк, тавык-чебеш, бозау үстерүләрнең дә (һәртөрле терлек азыгын сатып алганда, билгеле) минуска чыгуын, сатып алганда бер хезмәтсез дә тынычлап ит ашарга мөмкинлекне аңладык кебек. Дөрес, үзара сөйләшкәндә, күпләр шулай дип килешсә дә, авыл кешесе әле үзе үстерергә тырыша. Болай яшәү канында чөнки.

Бу яңгырлы җәйдә үземә дә бер бик кызыклы "эксперимент" үткәрергә туры килде. Гадәттә бер рулон печәнне 600-800 сумга сатып алганда, ничектер кыйммәтсенә башлыйбыз. Элекке кебек печән эзләп йөргәннәрне, үзең чабып, үзең җыярга туры килгәндә күпме эш, күпме чыгым икәнен дә онытабыз шул. Быел алты сутыйлы печән җирен (элекке читтәге бәрәңге бакчасын) яңарткан идек. Тоташ койган яңгырлар килешкән: печән өстенә чәчелгән катнашма үләннәрнең барысы да күкрәп үскән. Өстәвенә, катлам-катлам, астагылары егылган да. Кул чалгысы белән дә, бензочалгы белән дә эшләп карадык, трактор да юньләп чаба алмады - көч-хәл очына чыктык. Эссе, коры көннәрдә ничәләр әйләндергәнбездер, кипте бугай дисәң, җир пары белән кабат юешләнә... Гаиләбез белән бер атна тирәсе мәш килдек. Әй, минәйтәм, рулонга әйләндерсәң, бер рулон печән чыгар иде, хезмәтебез әрәм дим. Сатып алсаң, акчаңны түлисең дә, бетте... Әйтәм бит, заман белән бергә әйтемнәр дә үзгәрде.
Фото: udec.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250