Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Саубуллашу... авыр

Шалтыратыр, исәнләшер һәм саубуллашыр әти-әнием барында мин бәхетле... 

− Ярар, әни, сау бул инде. Озак сөйләштек. Иртәгә тагы шалтыратырмын әле сиңа. 
− Сау бул, кызым, сау бул. Балаларга, кияүгә миннән аерым-аерым кү-ү-п итеп сәлам әйт. 
− Ярар, әни, әйтермен. Алар да сиңа күүүүп итеп сәлам әйтәләр. 
− Иии, балакайлар, вәгаләйкем әссәлам. Сагындым үзләрен, кайчан кайтырлар инде. 
− Белмим шул, әни, эшләре тыгыз әле... Ярар, сау бул инде. Иртәгә шалтыратырмын. 
− Сау бул, кызым, пока. Әле бу якка җилләр исмиме соң? 
− Юк шул, әни, әлегә исми. Менә бәйрәмнәрдә кайтырбыз дип уйлап торабыз да, белмим, ничек булыр. 
− Алай икән... Сагындым инде үзеңне дә. 
− Әй, әни, әле киткәнгә ике атна гына бит. 
− Атнага карамый шул ул, сагындыра.... Ярар, сау бул инде... 
− Сау бул, әни. Сагынма, кайтып торабыз бит. Әтигә сәлам әйт.
− Әйтермен... Әле тышта йөри, маллар янында. 
− Кергәч әйтерсең. Пока! 
− Пока, кызым, пока. Бәхетле яшәгез, бер-берегезне рәнҗетмәгез, дус-тату булыгыз! 
− Ярар, әни, рәхмәт! Үзегез дә авырмагыз, сакланып йөрегез! 
− Иии, кызым, безнең яшьтә авырмыйча торалармы соң инде ул... Ярар, үзегез исән-сау торыгыз! 
− Сау бул, әни. Сәлам барсына да. 
− Ярар. Сау бул... 

____________________________ 

...Мин беләм: әни әле телефонын өзми. Тагы нинди дә булса сүз көтеп кала сыман. Аптырап, үзем өзеп куям: шулкадәр авыр бу саубуллашу... Иртәгә шалтыратасымны, тагы шушы ук «саубуллашу» процедурасын үтәсемне белсәм дә, барыбер авыр... Әмма мин бәхетле! Шалтыратыр, исәнләшер һәм саубуллашыр әти-әнием барында мин бәхетле... 


Халисә Ширмән
Чыганак: http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=12&id=132

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев