Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Сездә каз да бармыни?!" (+фото)

Соңгы елларда казлар да йә йомырка салмый, йә салудан туктамый, йә утырмый, утырса да бәбкәсе чыкмый...

Килеп җиттек,җәмәгать, бу көннәрдә безнең авыл урамында казлар күреп, танышым, шаккатып, шулай диде. Күп урыннарда ана-ата казларны асрамыйча гына инкубатор бәбкәләрен үстерүләрен күздә тотуы инде. Бездә дә санаулы гына кеше асрый аларны, алары да шул әлеге дә баягы инкубаторныкыларны ияртеп йөртер өчен генә. Соңгы елларда казлар да йә йомырка салмый, йә салудан туктамый, йә утырмый, утырса да бәбкәсе чыкмый... Замананың бер хикмәте инде бу. Ә без бала чакларда... язга чыксаң, урам тулы ата каз, өйгә керсәң, йә өстәл, йә карават асты тулы ана каз булыр иде. Урамдагысы - талый, өйдәгесе чукый әле аның җитмәсә... Ул бәбкә саклагандагы күңеллелекләр... Әйдәгез, балачакка кайтып килик әле, кемнең хәтерендә шушы казлар белән бәйле нинди истәлекләр саклана... Комментарий итеп язсагыз да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каз бәбкәләре