Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сәгать ярдәмендә бәхет, акча, уңыш җәлеп итә беләсезме?

Эзотериклар ышандыруынча, сәгатьләр, көзгеләр кебек, тылсымлы көчкә ия.

Шуңа өйгә сәгать сайлаганда игътибарлы булырга кирәк. Кайбер сәгатьләр өйгә акча килүен тоткарларга мөмкин. Ә кайберләре, киресенчә, байлык һәм уңыш җәлеп итәчәк. Моның өчен аларны дөрес урнаштырырга кирәк. 

Иң мөһиме — өегездәге сәгать сезгә ошарга тиеш. Бу әйбергә ихтирамлы мөнәсәбәттә булыгыз. Уңышлы карьера, җитәкченең уңай мөнәсәбәтен, югары эш хакын җәлеп итәр өчен артык көчле текелдәми торган сәгатьне өегезнең көньяк стенасына элегез.

Өйнең көнбатыш ягына эленгән сәгать иҗади күтәрелеш китерер, илһам бирер. Сәгатьне төньякка элүчеләр мәхәббәттә бәхетле булыр. Ә көнчыгыш стенадагы сәгать гаиләнең барлык әгъзаларына сәламәтлек китерер.

Сәгать сезнең белән уңай энергетикасын бүлешсен өчен аны яратырга, сокланырга кирәк. Шуңа күрә бик ошаткан сәгать кенә сатып алыгыз.

Сәгатьне өйгә керә торган ишек янына эләргә ярамый. Бу очракта ул өйнең энергетикасын боза, өйдәгеләр үзләрен начар хис итә башлый.

Йокы, балалар бүлмәсенә дә сәгать эләргә киңәш итмиләр. Әгәр бу бүлмәдә сәгать бик кирәк икән, тавышсыз электрон сәгать алып куегыз.

Яхшы таныш булмаган кеше бүләк иткән сәгатьне өегезгә элмәгез. Ул өйгә акча энергетикасы килүне тоткарларга мөмкин. Бу сәгатьне я кире кайтарыгыз, я башка кешегә бирегез.

Ватык сәгатьне өйдә тотмагыз. Югыйсә, шәхси тормышыгыз да “туктап” калыр, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор:Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эзотерика