Шоколадлы чия кайнатмасы
Кирәк булачак: 1 кг чия; 500 г шикәр комы; 1 аш кашыгы какао; 100 г шоколад; лимон кислотасы.
1 кг чиянең төшен алып блендерда үткәрергә кирәк. Өстенә 500 г шикәр комы салып, бераз вакытка куеп торырга, суы чыкканны көтәргә кирәк. Аннан соң утка куеп кайнатып чыгарырга, 1 аш кашыгы какао, 1 аш кашыгы лимон кислотасы кушып тагын 20 мин кайнатырга. 100 г вакланган ачы шоколад өстәп, эреп беткәнче бутарга кирәк.
Әзер кайнатманы банкаларга тутырып кышка сакларга куялар. Ул аеруча балалар күңеленә хуш килер, дип яза Өмет.
Фото: Гөлсинә Гарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев