Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ШУГАЛАКЛАР ТӘРТИПТӘМЕ?!

Район халкының сәламәт яшәү рәвешенә, яшь буынның спортка тартылуына зур игътибар бирергә, хоккей уйнау күнекмәләрен ныгытырга кирәк, дигән өмет-максат белән һәр елны башлап җибәрәбез. Ә моның өчен барлык шартлар да җитәрлек күләмдәме соң?!

Бигрәк тә, кышкы чорда һава торышына бәйле рәвештә, каршылыклар килеп чыгырга мөмкин. Бер көнне бик салкын, икенче көнне күз ачмаслык буран булуы, сыртлап кар көртләре салуы бар... Тик шундый очракларда да халык күпләп йөри торган урыннарда юллар көрәлгән, кардан ачылган булырга тиеш.
Шушы мәсьәлә белән бәйле рәвештә, район җитәкчелеге район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә, мәктәп территорияләрендә кышкы чорда шугалакларны тиешле дәрәҗәдә эшләтү мөмкинлеген булдырырга, дип басым ясады.
"Районыбыз җирлегендәге 28 шугалакта да тәртип булырша тиеш. Бигрәк тә, аерым күзәтү астында булган Президент программасы нигезендә төзелгән универсаль спорт мәйданчыкларына зур игътибар бирү сорала. Шугалаклар кичке 21.00 сәгатькә кадәр эшли, мәйданнары яктыртылган булырга тиеш, дип искәртелде.
Авыл җирлекләрендә быел авыл хуҗалыгы җәмгыяте, хезмәткәрләр һәм актив яшьләр тырышлыгы белән яңа шугалаклар да булдырылды. Аларның барысын да уңышлы файдаланып, саклап тотуыгызны сорыйбыз.
erid: 2Vtzqv1AZW9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqv1AZW9