Шушма елгасы нигә төсен үзгәрткән
Чәршәмбе көн район халкы чаӊ суга башлады. Шушма елгасы яшел-ак төскә кергән, елга янындагы искә чыдарлык түгел, экологлар нәрсә карый, елганы кем агулаган дигән сүзләр белән тамгаланган фото һәм видеолар барлыкка килде.
Эшнеӊ нәрсәдә икәнен белер өчен кичтән елгага юл алдык. Кариле, Салавыч тугайлары арасыннан аккан Шушма елгасыныӊ төсе, дөрестән дә, үзгәргән. Елганыӊ Кариленеӊ өске ягыннан аккан өлешендә дә нәкъ шундый хәл. Бары Балтач бистәсенеӊ сөт-май комбинатыннан чыга торган кушылдыкныӊ өске ягында гына бу хәл күзәтелмәде.
Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Балтач сөт-май комбинатына юнәлдек. Предприятиенеӊ җитәкчесе Рәмзил Насыйбулин әйтүенчә, заводта ниндидер гадәттән тыш вакыйга булмаган, производство технологиядә каралганча бара, чистарту корылмалары да сафтан чыкмаган. Бернинди авария булмаганда да, сөт эшкәртү заводлары янында мондый хәлләр еш була икән. Хәер, узган елда үзебез дә нәкъ шуны күзәттек. Рәмзил Рафисович аӊлатуынча, озак вакыт дәвамында елга төпләренә заводлардан чыккан төрле калдыклар акрынлап утыралар. Елга суыныӊ температурасы күтәрелү, яӊгырлар булмау сәбәпле агымныӊ аскы өлешендәге калдыклар өскә күтәреләләр, төрле микроорганизмнар хасил итеп суныӊ төсен үзгәртәләр икән. Бу хәлгә чик куеп буламы?, – дигән сорауга генераль директор, бу заводка 2014 елда билгеләнгән бирле, шул мәсьәләне хәл итү белән шөгыльләнәбез, дип җавап кайтарды.
– Көне шулай туры килде, кичә генә бүлмәгә без теләгән чистарту корылмасыныӊ, комбинатта кулланылган суны 100 процент чистартачак объектныӊ эшләнгән проектын 7 коробкага салган 100дән артык делосын алып килделәр, дип каршы алды безне заводныӊ баш инженеры Руслан Гатауллин. 2014 елда яӊа җитәкчелек тарафыннан чистарту корылмаларыныӊ эшен бүгенге таләпләргә туры китерү буенча эш башланды, дип дәвам итте ул. Бу эшне зур акчалар тотсаӊ да, кыска вакытта гына башкарып чыгу мөмкин түгел. Ин башта хәзерге вакытта эшли торган чистарту корылмасын үзгәртергә туры килде, шуныӊ белән бергә яӊасын булдыру эшенә керештек. 2016 елда төрле сөйләшүләр алып барганнан соӊ Удмуртия Республикасы Ижау шәһәренеӊ проект оешмасы белән уртак фикергә килдек. Алар 2017 елда проектны эшли башладылар.
Ниһаять, ике елда бу эшне тәмамладылар. Моныӊ өчен 4 миллион 100 меӊ сум акча түләнде һәм барлык рәсми кәгазъләрне алар безгә тапшырдылар. Булачак корылманыӊ смета бәһасе 219 миллион сумлык. Аны төзү 6 этапка бүленгән. Бу эшләрне 3 елда башкарып чыгарбыз, дип уйлыйбыз. Проект эшләнү чорында тәӊгәл рәвештә чистарту корылмаларын беренче этабын башкаруга 10 миллион сумнан артык финас тотылды инде. Хәзерге вакытта чистарту корылмасында механик төстә генә чистарту барса, икенче этапта физик һәм химик юл белән чистарту проектка салынган. Аннан соӊгы этапларларда биологик юл белән чистарту, барлык калдыкларны эшкәртү һәм зарарсызландыру каралган. Эшебезне уйлаганча башкарып чыксак, бу корылма якын-тирә районнарда һәм республикада беренчеләрдән булачак. Дөрес, бәясе аз түгел һәм ул безнеӊ оешма хисабына эшләнәчәк. Әмма корылманыӊ әйләнә-тирә мохитны саклауда мөһимлеген күзалласак, матди байлык – акча беренче урында була алмый.
Фото, видео: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев