Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Синоптик май бәйрәмнәрендә россиялеләрне нинди һава торышы көтүе хакында сөйләде

Метеоролог төньякта әлегә җылы көннәр көтелмәвен әйтте.

Май бәйрәмнәрендә Россиянең урта өлешендә җылы һава торышы көтелә, дип белдерде «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Май бәйрәмнәрендә көннәр чагыштырмача җылы булачак», — диде Шувалов матбугат конференциясендә.

Ул ачыклык керткәнчә, монда Россиянең урта өлеше хакында сүз бара. Биредә һава температурасы нормадан 2-4 градуска югарырак булачак, бу исә «дачада эшләргә мөмкинлек бирәчәк».

Шул ук вакытта, метеоролог төньякта әлегә җылы көннәр көтелмәвен әйтте. Россиянең көньягында исә (анда хәзер дә температура нормадан алты градуска югары) мондый һава торышы бәйрәмнәрдә дә сакланачак, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы