Синоптиклар республикада атна башында нинди һава торышы булачагын фаразладылар
Бу көннәрдә юлларда бозлавык көтелә.
Татарстан Гидрометеорология үзәге синоптиклары атна башында республикада нинди һава торышы булачагы турында сөйләделәр.
Мәгълүмат оешманың рәсми порталында бастырылган.
Синоптиклар фаразлавынча, дүшәмбе, 19 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар явачак, кайбер районнарда буран да булырга мөмкин. Җил секундына 20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә термометр баганасы −13 градус дәрәҗәсендә булачак, ә көндез бераз җылына — 4... −9 градус. Сишәмбе көнне,
20 февральдә, республикада шулай ук болытлы булачак. Республиканың аерым районнарына буран киләчәк, көндез кар көтелә. Җил бераз басыла төшәчәк. Аның тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк. Әмма бу көнне салкынрак булачак. Төнлә уртача температура −11... −16 градус. Көндез −5 кә җитә.
Шулай ук машина йөртүчеләрне бу көннәрдә юлларда бозлавык көтелә, дип кисәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев