Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Сәләт” - тормышымның аерылгысыз бер өлеше, ди Гөлназ

Быел Норма урта мәктәбен медальгә тәмамлаган Гөлназ Әсхадуллина шушы көннәрдә генә "Сәләт" лагерында булып кайтты.

Аннан алган тәэсирләре белән Гөлназ безнең белән дә уртаклашты: "Сәләт дөньясына мин 2013 елның җәендә Биләр форумы аша килеп кердем. 4 ел рәттән "Сәләт" аланнарында ял иттем. Быел "Сәләт-Изге чишмә" аланында булырга насыйп булды. Гомумән алганда, "Сәләт" - мөмкинлекләр мохите. Монда һәркем үзенә ошаган шөгыльне таба ала (җыр-бию сәнгате, КВН, интеллектуаль үсеш, тарихны өйрәнү, эшмәкәрлек серләренә төшенү, компьютер технологияләре), шәхес буларак формалаша. "Сәләт" елдан-ел үсә, камилләшә. Хәзерге вакытта ул чит илләрдә үзенең аланнарын ача. "Сәләт" - тормышымның аерылгысыз бер өлеше. Мин монда бик күп дуслар таптым һәм хәзер дә алар белән аралашып торам".

Киләчәктә белем алуын дәвам итәр өчен Гөлназ КФУның өч факультетына документларын тапшырган. Әлегә кайсында укыячагы билгеле түгел. Шулай да анда да Гөлназыбыз әйбәт укып, безне һәм укытучыларын сөендереп торыр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250