Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Соклану!

Авырлык килсә дә чыдам бул, Куелган максаттан чигенмә!

Басуда уракны күзәтеп,
Хисләрем терелеп яңарды.
Эсседә, иң кайнар ярышта
Катнашкан - батырдыр һәркайсы.


Игенне тиз җыеп алырга
Чын көрәш кыры бит районда.
Гәламәт йөкләрдә ашлыгы туплана,
Артыннан ук зур түккә саламы җыела.

Авылда яшәгән бик күпләр
Кайгырта игеннең язмышын.
Кадерләп тапшыра халыкка
Бик юмарт Җир-Ана табышын.

Һәркемгә бик газиз Җир-Ана,
Игелекле, таләпчән булды ул.
Эшләтте, яшәтте, зурлады -
Намусның сагында торды ул!


Серле һәм тылсымлы җир назын
Сеңдереп йөрәкнең түренә,
Фидакарь хезмәттә чыныгып,
Җиңүләр түренә йөгерә.

Рухи көч өстәлә аларга,
Сынатмас өчен һәр җиңүдә.
Авырлык килсә дә чыдам бул,
Куелган максаттан чигенмә!

Фәридә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев