Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үсәр өчен ни кирәк

Балтачыбыз көннән-көн зурая. Әмма аның халык өчен уңайлы булуы, йортларның тиешле бер тәртиптә төзелүе, социаль объектларның дөрес урында урнашуы таләп ителә. Ә моның өчен беренче чиратта бар яктан үлчәнгән, тикшерелгән, дистә елларга фаразланган җирлекнең генпланы булу сорала. Ә Балтач бистәсенең мондый генпланы бар.

Шушы план нигезендә яңа төзеләсе микрорайон өчен проект эшләнә. Бу атнада район советының зур утырышлар залында киң җәмәгатьчелек катнашында Балтачның көньяк микрорайоны проектын планлаштыру буенча гамәви тыңлаулар үтте.

- Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге 42, 43, 45 маддәләре буенча әлеге микрорайонда шәхси йортлар белән янәшә дүрт катлы күпфатирлы йортлар төзү каралган, белем бирү учреждениеләре, спорт заллары, халыкка хезмәт күрсәтү объектлары да булачак. Күпфатирлы йортлар янәшәсендә балалар өчен уен мәйданчыкларын төзү дә күздә тотыла, - диде архитектор Шамил Борһанов.

Әмма аңарчы санитар зонага кергән объектларны - "Сорнай" җәмгыятенең машина-трактор паркын, үләт базын куркынычсызлау мәсьәләсен хәл итү сорала. Бүгенге көндә документларны Мәскәү шәһәренең фәнни тикшеренү институты галимнәре өйрәнә.

Проект бүген-иртәгә генә тормышка ашмый, ул берничә дистә елларны үз эченә алачак.

- Балтач - авыл хуҗалыгы районы, гел алдынгылар рәтендә бара. Шуңа да әлеге проектның тормышка ашуы бик урынлы булачак. Балтач үсәргә тиеш, - дип аңлатып узды әлеге проектны эшләүчеләрнең берсе булган Казаннан килгән вәкил Владимир Ваисович Нургалиев.

Әлбәттә, проект хакында уңай фикерләр белән беррәттән каршылыклылары да еш яңгырады.

- Балтач авыл хуҗалыгы районы дибез. Ә бит авыл хуҗалыгы белән авылларда шөгыльләнәләр. Әлеге проект тормышка ашса, авылдагы яшьләрне район үзәгенә тартып без авылларда эшче көчне югалтабыз. Ни өчен район үзәгендә яңа төзелгән микрорайонда су, ут, газ, юллар тиз арада эшләнә дә, 100-150 еллык тарихлары булган авыллар мондый мөмкинлектән мәхрүм кала? - диде озак еллар җитәкче постларда эшләгән Сәйдәш Исрафилов.

"Агрохимсервис" җитәкчесе Наил Гыйләҗев исә күпфатирлы йортлар урынына шәхси йортлар төзеп булмыймы дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Аның фикеренчә, мондый йортларда яшәү адәм баласын ялкаулыкка өйрәтә, ә шәхси йортта яшәгәндә үз җирең, бакчаң була.

Гамәви тыңлаулар вакытында шәһәр төзелеше кодексының 3 бүлеге 18, 19, 23, 24, 25 маддәсе (территориаль планлаштыру) нигезендә төзелеш һәм җирләрне куллану кагыйдәләре хакында да сөйләштеләр. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бу кагыйдәләргә бәйле булган чик параметрлары (алда әйтелгән кодексның 4 бүлеге 38 маддәсе) да карала. Владимир Ваисович тәкъдимнәр өйрәнеләчәк дип ышандырды. Алар проектта урын алырга мөмкин. Әлеге очрашу соңгысы булмаячак. Санитар зоналар буенча сорауларга җаваплар килгәч, халыктан кергән мөрәҗәгатьләр, утырышта яңгыраган фикерләр өйрәнелеп беткәч, кабат гамәви тыңлаулар узачак.

Балтачыбызның үсүе көньяк микрорайон белән генә чикләнми. Бүгенге көндә Төзүчеләр микрорайоны янәшәсендә бассейн төзелеп ята. Бистә үсүен дәвам итеп әлеге биләмәләрдә дә торак йортлар төзелерме? Бу сорау белән без район башкарма комитеты җитәкчесенең I урынбасары Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Белгәнебезчә, бассейн "Авыл җирләренең тотрыклы үсеше" федераль программасы нигезендә төзелә. Монда иң беренче чиратта РФ Дәүләт Думасына кабат депутатлыкка сайланган якташыбыз Марат Бариевның ярдәме зур булуын әйтергә кирәк. Якын киләчәктә булмаса да, бассейн тирәсендә йортлар да төзелергә мөмкин, - диде ул.

Димәк, киләчәктә Балтач бистәсенең игеннәр шаулап үскән басуларында гына түгел, шау-чәчәккә күмелгән кырларында да тулы бер микрорайон барлыкка киләчәк.
Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар ГАБДРАХМАНОВ:
- Бүгенге көндә төзелеш өчен йорт урыннары бүлеп бирү иң авыр мәсьәлә булып тора. Проект кабул ителгәч, әлеге юнәлештә эшләр күпкә җайлаша, чөнки һәрнәрсә планлаштырылган, үлчәнгән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250