Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Су астында тикшеренү аппаратында янгын чыгып, 14 диңгезче һәлак булган

Тирән су астында фәнни-тикшеренү башкарган аппарат Россия территориаль суларында була. Батиметрик үлчәүләр алган вакытта аппарат эчендә янгын чыга.

1 июльдә су астында тикшеренү аппаратында янгында 14 диңгезче һәлак булган. Бу турыда Россия Оборона министрлыгына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Тирән су астында фәнни-тикшеренү башкарган аппарат Россия территориаль суларында була. Батиметрик үлчәүләр алган вакытта аппарат эчендә янгын чыга. Янгын вакытында чыккан агулы матдәләр тәэсирендә диңгезчеләр һәлак була.

Хәрби ведомство хәбәр иткәнчә, команда үз көчләре белән янгын учагын сүндергән.

Су асты диңгезчеләр һәлак булу фактын Россия Тикшерү комитеты белгчеләре тикшерә. «Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль кара кабул ителәчәк», — дип әйткән РФ Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко.

Тикшерүне Хәрби диңгез флотының баш командующие уздыра.

Ут капкан су асты аппараты диңгез һәм Дөнья океаны төбе пространствосын өйрәнү өчен ясалган. Ул Россия Хәрби диңгез флоты мәнфәгатьләрендә эшли.

Хәзерге вакытта аппарат Мурманск өлкәсендәге Североморск шәһәрендәге хәрби-диңгез базасында тора.

РБК үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, янгын 1 июльдә 20.30 сәгатьтә башлана. «Аппарат бортында корал булмаган. Аны 1980нче елларда ясаганнар. 6 мең метр тирәнлектә кадәр төшеп эшли ала», диелә бу хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Фото: pixabay.com

 

Оборона министрлыгы 1 июль көнне Баренцев диңгезендә  фәнни-тикшеренү су асты аппаратында чыккан янгын нәтиҗәсендә һәлак булган офицерларның исемлеген төзеде.

Оборона ведомствосында билгеләүләренчә, һәлак булган офицерларның барысының да Арктиканы өйрәнү буенча  катлаулы су асты экспедицияләрендә катнашулары тәүге тапкыр гына түгел. Министрлык җитәкчесе Сергей Шойгу аларны уникаль белгечләр дип атады.

Су астында гомерләре өзелгән офицерларны Санкт-Петербургның Серафимовское зиратында җирләячәкләр.

1-нче ранг капитаннары:
Денис Долонский, Русия Герое; Николай Филин, Русия Герое; Денис Опарин; Константин Сомов; Андрей Воскресенский; Константин Иванов, Владимир Абанкин
2-нче ранг капитаннары:
Александр Авдонин; Александр Васильев, техник хезмәт белгече; Дмитрий Соловьев; Сергей Данильченко
3-нче ранг капитаннары:
Владимир Сухиничев; Виктор Кузьмин
Шулай ук:
Капитан-лейтенант Михаил Дубков; медицина хезмәте подполковнигы Александр Васильев, дип яза Өмет.

Арча хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига