Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Суда йөзүче кыргый кошларга 5 декабрьгә кадәр ау рөхсәт ителгән

«Атылган кошларның пробалары ветеринария лабораториясенә китерелә. Кош гриппына тикшерү буенча барлык нәтиҗәләр бүгенгә тискәре», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

4 сентябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр суда йөзүче кошларга — казларга, үрдәкләргә ау рөхсәт ителгән.

«Атылган кошларның пробалары ветеринария лабораториясенә китерелә. Кош гриппына тикшерү буенча барлык нәтиҗәләр бүгенгә тискәре», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул аеруча кыргый үрдәкләр вирус таратучы булып саналганын искәртте. Кош гриппы терлек азыгы, транспорт, терлек җәймәсе, каурый һәм башка бик күп әйберләрдән йогарга мөмкин.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Габделхак Мотыйгуллин барлык кош ветеринария документлары белән сатылырга тиешлеге турында кисәтте. Кошның авыру билгеләре ачыкланса, ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә, мөстәкыйль дәваланмаска киңәш итте. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ау сезоны

erid: 2Vtzqv1AZW9