Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шундый матурлыкны бозарга кемнең пычрак кулы барды микән?

Сайт укучыбыздан хат кабул итеп алдык.

Салкын чишмә турындагы вәхшилекне укыгач, әйтмичә кала алмадым.

Кешеләр, нигә Аллаһтан курыкмыйсыз? Әле күптән түгел берәү интернет челтәрләренә Салкын чишмә видеосын куеп, күпләр сокланган иде. Барлык кеше дә аны барып күрә алмый, рәхмәт. Шундый матурлыкны бозарга кемнең пычрак кулы барды микән?

Юкса аны, халык өчен эшләгәннәр, салкын шифалы суларын эчеп хозурласыннар дип. Ә без кешеләр карап, чиста итеп тотасы урында...

Бер дә килешә торган эш түгел бит, җәмәгать. Өлкәннәр дә, яшьләр дә мәрхәмәтлерәк булыйк. Җир-анабызның матур табигатен мәкальдәгечә, маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә карап рәхмәт әйтик.

erid: 2VtzqwTSgT9

Изге чишмәләребезне дә карап, саклап тотыйк. Үзе изгелек эшләмәгән кеше яхшылык күрми, ул кайчан да булса Аллаһтан җәзасын алачак. Бер- беребезне туганнарча хөрмәт итеп, илебезне-җиребезне яратып, якты дөньяда яшәвебезгә сөенеп, изге гамәлләр генә кылып, Аллаһка шөкер һәм рәхмәтле булып яшик, кардәшләрем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9