Сәйдәш абый
1975 елда Казаннан кайтып, мин Тимирязев исемендәге колхозда эшли башладым. Шул елны колхозның баш инженеры булып эшләгән Исрафилов Сәйдәш абыйны колхоз рәисе итеп сайладылар.
Япь-яшь булса да, ул инде халык арасында үзенә хөрмәт казанып өлгергән иде. Бөтен җирдә: “Сәйдәш белән сөйләштеңме? Сәйдәш килеп карасын, нәрсә дип әйтер?” – дигән сүзләр йөри иде. Колхозның бөтен ирләре диярлек шофер, механизатор булып эшлиләр. Ә мин колхозның рәссамы булып эшкә урнаштым. Җитәкчем – колхозның партия оешмасы җитәкчесе Рифгат абый Нигъмәтуллин иде. Ул: “Колхозга рәсемнәрне читтән осталар чакыртып ясатканчы, үз рәссамыбызны булдыру очсызгарак төшә”, – дип район газетасында язып та чыккан иде. Рәхмәт, Сәйдәш һәм Рифгат абыйлар миңа иҗат итәргә бөтен мөмкинлекләрне дә тудырдылар. Берәр әйбер кирәк булса, мин Сәйдәш абыйны борчымадым, Рифгат абыйга гына әйтә идем, бу яхшы күңелле кеше, миңа гел ярдәм итте, күңелемне күтәрде, яклады. Сәйдәш абыйны мин инде мәктәптә укыганда ук белә идем. Чөнки ул Чапшар сигезьеллык мәктәбенең горурлыгы иде. Мәктәп коридорындагы стендта аның фоторәсеме тора. Анда С. Исрафиловның мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтында инженер-механиклыкка укуы турында язылган иде. Мин шул елларда ук Сәйдәш абыйның зур шәхес буласын һәм уңышларга ирешәсенә ышандым һәм белдем.
Тулырак "Хезмәт" газетасыннан укырсыз.
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН
Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев