«Сыерымны сатсам – сатам...»
Безнең районда нефть чыкмаса да, биш нефтьче-геолог үстергән гаилә барлыгын белә идегезме әле? Мин юк. Нөнәгәрдә яшәүче Гафифәбану апа белән Гафиулла абый гаиләсендә үскән җиде баланың бишесе әнә шушы юлны сайлый.
Бер кызлары икътисад юлыннан китсә, төпчекләре Фагыйль абый авылга якынрак һөнәрне үз итә. Әле бит җидесе дә югары белем ала. Үткән гасыр уртасында авылларда югары белем алучылар бармак белән генә санарлык булганда, бу гаиләдә туып-үскән җиде баланың җидесе дә университет-институтлар тәмамлый. Ул заманда район өчен генә түгел, республикада да гадәттән тыш хәл бу.
...Гаилә башлыгы Гафиулла абый, әтисе Шәфигулла кебек үк, тирә-якта бик тә абруйлы тимерче була. Авыр эштә чыныгып үсү үзенекен итә: Гафит тирә-якта бил бирмәс Сабантуй батырына әйләнә. 17 ел баш батыр була (иң соңгысында олы улы белән көрәшә дә, мин бирдем, улым алды дип, «пост»ны аңа тапшыра һәм үзе өлкәннәр көрәшенә күчә. Бөтен баласында, хәтта көрәшмәгән төпчегендә дә көрәшкә шул кадәрле мәхәббәт тәрбияли. Сабый чактан бүгенгә кадәр көрәш фанаты Фагыйльләре. Хәзер дә әтиләре истәлегенә, абыйлары белән берләшеп, ел да Сабантуйларда балалар көрәшенә махсус бүләк куялар – авт.). Өлкәнрәк авылдашлары әле Гафитның үзеннән күпкә авыррак булган, 100әр килограммлы егетләрне бик оста гына сыртына әйләндереп салуын хәтерли. Өздереп тальянда уйнаучы, кулында ут уйнатучы, мәйданнарда бил бирмәс егетнең холкы да шундый була: беренче карашка шактый кырыс, үз дигәненә ирешми калмас... Әнә бит, тормыш иптәше Гаффәне дә урамда бер күрүгә: «Бу кыз минеке булачак», – дип әйтә һәм чибәр, бик йомшак күңелле кыз янына беркемне җибәрми саклап йөри-йөри һәм... өйләнә дә. Еллар үткәч, Гаффә исә әле бу егетне үзенә гомерлек яр итеп сайлавына бер түгел, мең тапкыр шөкер итәчәк, анысы. Бердән, көчле холыклы, кулы мең дә бер һөнәр белгән бу ир аны гомер буе ач-мохтаҗ итмәячәк, балаларын үстерүдә бөтен җаваплылыкны үз өстенә алачак. Икенчедән, әле бит бу беренче карашка кырыс булып тоелган егет артына хатын-кызга бик тә нык хөрмәт тә яшеренгән була. Сынау арты сынаулар килгәндә бик ачык күренә бу кадәресе.
Тыныч тормышта булдырып эшләгән егет, сугышларда да сынатмый. Ике сугыш үтә аның башыннан.1940 елның гыйнвареннан августына кадәр фин сугышында катнашса, аннан инде 1941 елның сентябреннән 1945нең октябренә кадәр Бөек Ватан сугышы... Соңгысында атлы кавалериядә хезмәт итә. Гафиулла абый генералның «шоферы» була. Дивизия командиры карамагында өч ат. Алар һәрвакыт ашатылган, каралган, нинди шартларда да юлга чыгып китәрлек хәлдә булырга тиеш була. Генерал үзе төннәрен дә тикшерә: ат алдында төнлә дә су, солы, печән өзелмәскә тиеш. Аны табу да «шофер» җилкәсендә. Кырыс чорлар. Бу боерык үтәлмәү диверсантлыкта гаепләргә нигез булырга мөмкин. Үзеннән алда эшләгән «шофер»ны нәкъ менә төнлә атлар алдында ризык булмаганга, генерал судсыз-нисез атып үтерә. Бу вакыйганың шаһите булган Гафит тораташтай катып кала, әмма бу очрак аңа итәк-җиңен җыярга гомерлек сабак та була. Сугыш чорларында ул барысына да түзә, әмма русча белмәве шулкадәр үзәгенә үтә: исән-сау кайтсам, сыерымны сатсам – сатам, әмма балаларымны укытам дип әйтә. Нәзер кебек әйтелгән бу сүзендә тора да ул. Җиде баласына да югары белем алырлык мөмкинлек тудыру өчен барысын да эшли. «Теләсә-өкая керегез, әмма укыйсыз», – ди ул. Заманында укытучы булып эшләгән җәмәгате Гаффә дә каршы килми, билгеле.
Әти кеше балаларын үзе кебек нык холыклы итеп үстерү өчен дә тырыша. Унынчыны бетергән улларын ул Кировка шабашка алып чыга, эшләгән акчаларын үзләренә кием-салым алырга бирә. Шуңа күрә балалары чорына күрә шактый яхшы киенә. Мохтаҗлыкны күрми үсә. «Бездә ике уфалла арбасы иде. Көн саен ике арба печән табып алып кайтасы, алдагы көнне алып кайтканын киптереп, өясе иде,» – дип искә ала Фагыйль абый.
1949 елда тимерчелектә колхоз сепараторына пружина ясаганда Гафит бер күзсез кала. Ясаган пружинаны тартып караганда, ул өзелеп китә дә егетнең бер күзенә килеп кадала... Аһылдап, үзен жәлләгәннәрен көтеп утыра торганнардан булмый Гафит. Элеккечә яшәвен дәвам итә.
Ул елгы сынаулар моның белән генә бетми. Бер еллап элек улы Нуртдинны тапкан Гаффәсен туберкулез аяктан ега. Чепья хастаханәсендә инде аны өметсез авыруга исәплиләр. Тик Гафит кына моның белән килешергә теләми. Нәрсә эшләп була, дип аптырата ул табибларны. «15 кило песок таба алсаң, терелтә алыр идең дә, бәлки»... – ди алар. Ул чакта батып баручыга атылган бер салам бөртеге генә булса да, шуңа чытырдап ябыша Гафит. Менә ул инде табиблар үлемгә хөкем иткән хатынын арбага салып, Нөнәгәргә юл тота. Ат шулкадәр хәлсез була, аның инде эчендә чыкмаган җаны гына калган хатынны да тауга өстерәп алып менәр көче булмый. Гафит башта хатынын күтәреп тау башына менгереп куя, аннан ничек кирәк алай өстерәп диярлек атны алып менә... Ә теге унбиш кило песокны таба ул. Ничек тапканын гомере буе бер генә баласына да сөйләми. «Таптым инде», – дип кенә куя. Рәхмәт төшкере, ихлас кайгыртулары бу яман чирне җиңеп чыгарга ярдәм итә. Терелә Гаффәсе! Әле аннан соң өч бала да таба. Гафит абый аны гомере буе кадерләп, саклап яши (балаларын да шуңа өйрәтә). Авылда иң беренчеләрдән булып кер юу машинасы алып бирә, керен дә бергә юалар, чайкыйлар, эләләр, сыерын да бергәләп савалар, бакчада да бергәләп эшлиләр. «Сөйләшүләренә кадәр бөр төсле иде аларның. Салмак кына, берсен-берсе бүлдерми тыңлап, дәвам итеп сөйләшәләр иде», – дип искә ала аларны әйбәт белүчеләр. Әнә шулай кадерләп яшәгәнгә, Гаффәсе 84 яшенә кадәр барып җитә ала. 1995 елда вафат була. Гафит абый үзе дә, Әлмәндәр карт яшен үтеп, балаларыннан кадер-хөрмәт күреп, 2004 елда вафат була. Дүрт еллап авылларында имам булып эшләргә дә өлгерә. Догаларны укып түгел, хәтере шәп булганга, башкалар артыннан ятлап бара иде, дип сөйлиләр.
– Гафит абыйны авылда бөтен кеше гадел, туры сүзле булганы өчен хөрмәт итте. Эшен дә булдырып эшләде, сүзен дә кистереп әйтте. «Әйтте-өзде», диләр аның кебекләр турында. Бик данлыклы, дәрәҗәле нәселдән иде, үзе дә шундый булды, шундый дәвамчылар да калдырды. Җәмәгате Гаффә апа исә аз сүзле, бик ипле, йошак холыклы иде. Бик матур пар булып яшәделәр. Берсеннән-берсе тырыш, булган балалар үстерделәр. Авылда яшәмәсәләр дә мәчеткә гел ярдәм итеп торалар, – ди авылның имамы Рәшид ага Габдуллин.
– Әти-әниебез, матур гаиләбез турындагы хатирәләр күңелдән бер дә китми. Бергә очрашсак та, сөйләшсәк тә аларны бик еш искә алабыз, – ди шушы язмага сәбәпче булган Фагыйль абый. – Алар безгә шулкадәр дөрес тәрбия биргән, шулкадәр акыллы киңәшләр әйткән, юкса, әлләни белемнәре дә юк иде бит... Әле дә аптырыйм...
Дәвамчылар
Бу урында Шапак Гафитенекеләр – балалары белән таныштырмасам, язмам тулы булмас. 1933 елда туган Мансурлары, Чепья урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел Шодада балалар укыта Һәм КДУның геология факультетын тәмамлый. Аның бөтен хезмәт юлы респуб-ликабызның нефть ятмаларын үзләштерү белән бәйле. «Бөгел-мәнефть» идарәсендә инженер булып эшли башлаган егет геолог, өлкән геолог, 20 елга якын «Елховнефть» идарәсендә геология бүлеге башлыгы булып эшли. Ике ел әле Кубада нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү эшен җайга салуда катнаша – Куба Индустрия министрлыгының баш инженер-геологы була. 1988 елдан, лаеклы ялга чыкканчы, «Елховнефть» идарәсендә, «Татойл» җәмгыятендә баш тау инженеры булып эшли. «Татнефть» идарәсенең Почетлы нефтьчесе, «ТРның атказанган геологы», ВДНХның көмеш медале иясе.
Сугыш чыккан елны дөньяга килгән Наиләләре дә урта мәк-тәптән соң Уфа нефть институтын тәмамлый, гомере буе бораулау эшләре идарәсендә икътисад бүлеге башлыгы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Казан финанс институтын тәмамлаган Фәнияләре Чаллы хакимиятенең финанс идарәсендә, ТР Финанс министрлыгында эшли. 1948 елда туган Нуретдиннары исә, Мәскәү нефть һәм газ институтын тәмамлап, нефть-газ табучы компаниядә баш инженер булып хезмәт куя. Марсельләре дә Чепья урта мәктәбеннән соң Уфадагы нефть институтына укырга керә. «Елховнефть», «Ямашнефть» идарәләрендә ун еллап оператор, инженер-технология хезмәте җитәкчесе булып эшләгәч, Себер нефть ятмаларын үзләштерүгә җибәрелә. Анда инде «Суторминскнефть» идарәсендә цех җитәкчесе, үзәк инженерлык хезмәте башлыгы, баш инженер булып эшли. Аннан идарә башлыгы булып билгеләнә. Ульяновск өлкәсе нефть чыгару унитар дәүләт предприятиесенең генераль директоры, соңрак Казанда фән-сәнәгать фирмасының техник директоры була. Техник фәннәр кандидаты. 20дән артык фәнни хезмәт, производствога кертелгән өч уйлап табу патенты авторы. «СССР нефть промышленносте отличнигы» билгесе, икенче дәрәҗә «Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены иясе.
Наилләре дә абыйлары эзеннән Уфадагы нефть институтын тәмамлый. Аның бөтен тормыш юлы Әлмәт нефть идарәсе белән бәйле. Күп еллар цех начальнигы булып эшли. «Татнефть» идарәсенең мактаулы гражданины, берничә истәлек медальләре иясе. Гафитнекеләрнең нефтьчелек стажы 134 елдан артып китә. Аларга «Татнефть» оешуның 100 еллыгы хөрмәтенә 100 мең сум акча бүләк ителә. Шушы сертификатны алар Нөнәгәр мәтәбенең 100 еллыгына бүләк итә, өстәп компьютер да алып бирә.
Төпчекләре Фагыйль абый районда бик күпләргә таныш кеше. Әтисе сүзен тыңлап, Чепья мәктә-бендә рус сыйныфында белем алган егет, кабат авылга, төп нигезгә әйләнеп кайту хыялы белән төзүчеләр институтына укырга керә. Тик югары белем алып кайткан егеткә һәм аның тормыш иптәше, шулай ук югары белемле төзүче инженер Верага авылда эш табылмый. Балтачтагы данлыклы СМУга мастер булып урнаша Фагыйль абый, ике айдан фатир, соңрак өй дә төзеп бирәләр. Шулай итеп, Балтачта төпләнергә туры килә. Районыбыздагы бик күп төзелешләргә Фагыйль абыйның хезмәте кергән. Ул заман өчен яңалык булган берничә катлы биналарны, социаль-көнкүреш объектларын санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. – Кайда гына эшләсә дә, үзе турында матур фикер калдыра ул. «Татарстанның һәм Рәсәйнең мактаулы төзүчесе» исемнәре, төрле дәрәҗәдәге күпсанлы мактау таныклыклары да тикмәгә генә бирелмәгән.
Төп нигездә яшәмәсә дә, бүген аны карап, тәртипләп тотуны, төпчек малай буларак, үзенең бурычы дип саный Фагыйль абый. Анда өстәмә янкорма да эшләткән, өйләрен заманча итеп тышлаткан, түбә-капка-коймалар да ялт иткән. Чиратта абзар-куралар, ди үзе. Өй эчендә генә барысын да элеккечә сакларга тырыша ул. Мичләрен яңартканда да хәтта сәндерәсен калдырткан. «Туганнарыбыз белән шушында җыелабыз, Коръән укытабыз, Балтачтан 20 минутлык юл, күңелем купты исә, болай да бер әйләнеп менәм. Кем белә, бәлки алга таба берәребез шушында кайтып төпләнәм дияр. Сату турында уй да була алмый, без исән-сау чакта ул безнең төп нигез булып яшәячәк әле», – ди Фагыйль абый.
Дәвамчыларының да бу нигезгә эзне суытмаячагына ышана ул. Башкача була алмый. Гафитнекеләр бит алар.
Бу егетне үзенә гомерлек яр итеп сайлаганга мең тапкыр шөкер итә Гаффә
Мартта 110 яше тулган Гафиулла абыйны авылда әле дә өлкәннәр яхшы хәтерли
Фотолар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев