Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сыйфат стандартларына туры килмәгән дөге сортлары билгеле

Россия сыйфат системасы үткәргән тикшеренүләр Россия кибетләрендә сатыла торган түгәрәк бөртекле дөгенең өчтән бер өлеше сыйфат стандартларына туры киләмәвен ачыкланган.

Түгәрәк бөртекле «Кубанский» дөгесе пестицидлар, күгәрек, чит-ят кушылмалар, корткычлар, сортка туры килүе, безнең илдә һәм чит илдә кулланыла торган билгеле авыл хуҗалыгы химикатлары булу-булмауга тикшерелгән. Һәр өченче үрнәк билгеле таләпләргә туры килмәгән.
Моннан тыш, дөгегә корткычлар һәм паразитлар һөҗүм итә. Алар ярмага саклау шартларын үтәмәгәндә эләгә. Бу бөҗәкләр алты сәүдә маркасы ярмасында табылган. Шулай итеп, «Чистая Крупа», «Агроальянс» продукцияләрендә үле корткычлар табылган. «Яровое поле», «Скайфуд», «Шебекенские», «Туговая гора» сәүдә маркалы дөгеләрдә тере бөҗәкләр дә булган.

«Агрокультура», «Карачиха», «Агро-Альянс», «Яровое поле», «Аксиома», «Скайфуд», «ЛЕНТА», «Maltagliati», «Щебекинский», «365 ДНЕЙ», «Тугова гора» дөгеләренең вакланган ярмалар саны буенча билгеләнгән сортка туры килмәве ачыкланган.

«Теплые традиции», «Националь», «Мистраль», «MAKFA», «Д», «Дон Густо», «FineLife», «Селяночка», «Пассим» сәүдә маркалы товарлар сыйфатлы дип табылган.


Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250