Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Таныш булыгыз, район прокурорыныӊ яӊа урынбасары

Салехов Динар Наил улы 1989 елда Казан шәһәрендә туган, Россия хокук Академиясен тәмамлагач, 2010 елдан хезмәт юлын Татарстан Республикасы прокуратурасында әйдәп баручы белгеч буларак башлый.

2013 елда Менделеевск район прокуроры ярдәмчесе итеп билгеләнә. Анда 3,5 ел эшләгәч яӊадан Республика  Прокуратурасына бүлек прокуроры итеп Казан шәһәренә  кайтарыла. Соӊыннан Казан шәһәренеӊ Мәскәү районы прокурорыныӊ ярдәмчесе була, 2019 елныӊ июнь аеннан Балтач районы прокуроры урынбасары.

Озак еллар Балтач район прокуроры урынбасары булып эшләгән Шәрифуллин Фәрит Гөмәр улы Балтач җәмәгать судыныӊ 2 участогына судья булып сайланды.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура