Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ташламалы бәядән язылып кал!

2017 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. Шул исәптән безнең "Хезмәт" газетасына да.

1-10 декабрь көннәрендә районның барлык почта бүлекчәләрендә газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрелә. Бу чорда "Хезмәт" газетасына ташламалы бәядән, ягъни 560,52 сумнан язылып булачак. Әлеге форсатны кулдан ычкындырмагыз.
Хөрмәтле райондашлар, шуны да исегезгә төшерәбез, "Татмедиа" җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылучылар арасында янәдән призлар уйната, төп приз - телевизор, аннан кала өч цифрлы фотоаппарат, шулай ук Кукмарада җитештерелгән сыйфатлы аш-су кирәк-яраклары. Ә иң күп газета-журналларга язылучы райондашларыбызны да кызыксындыру бүләкләре көтә. Акциянең шартлары гади, бары Татмедиа"га караган кимендә 3 газета-журналга языласы гына һәм аның берсе безнең "Хезмәт" булыр, дип ышанасы килә. Квитанция копияләрен (яисә онлайн язылганга түләү күчерелмәсен)420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт якиpodpiska@tatmedia.ru адресларына юлларга кирәк. Үзегезнең телефон номерын һәм «Акция» тамгасын күрсәтергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250