Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ташулар агар чаклар

Нинди ташу, дип елмаерга ашыкмагыз. Сүз дә юк, язның беренче ае тәмамланса да, әле кыш китәргә җыенмый кебек: иртә-кич салкын, берничә көн дулаган бураннар да әле язгы ташулар турында уйланырга ирек бирми.

Әмма язгы табигатьнең бик уйнак, ышанычсыз булуын да онытырга ярамый. Көпшәк карлар эреп бетәр өчен бер-ике көннең кояшлы, җылы торуы да җитә. Шуңа күрә “итәк-җиң”нәрне җыеп, саклык чаралары турында онытмасак та таман булыр.

Дөрес, инде күпчелек хуҗалар авылларда йорт, каралты-кура тирәләрен кардан арчыды, канаулар казыды, юлчылар да хәзерлек чаралары күреп, кечкенә күперләрне чистартты, авыл урамнарыннан карны читкә түктеләр, эттереп, юл читләрен су агарлык хәлгә китерделәр.

Килешәсездер, кышның соңгы, язның тәүге айлары карга бай булды, кояш исә, киресенчә, әлегә юмартлык күрсәтми. Нәтиҗәдә әле кар катламы шактый калын. Язның кинәт килмәве бераз тынычландырса да, таулардан төшкән кар сулары вакытында юл алмаса яки карлы-бозлы ташкын булып, берьюлы төшсә, шулай ук шактый зыян салырга сәләтле. Авылларда мондый куркыныч булса, бистәдә түбәнлектә урнашкан урамнар өске яктан, үрдән агып төшкән гөрләвек суларының, тупланып, барыр юл тапмый зыян салу очраклары булгалап тора. Шулай ук районыбыз аша агучы Шушма елгасы да ташулар көчле булган елларда берничә авылга, аңа якын урыннарда яшәүче хуҗалыкларга су басу, һәлакәт куркынычы тудыра. Шуңа күрә кулыбыздан килгән хәзерлек чаралары күрергә, гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга кирәк.

Алдан-ала куркытмагыз әле, диючеләр дә булыр. Без фараз да итмибез, шул ук вакытта без язды дип кенә ташулар да көчле яки көчсез була алмый (әнә, соңгы елларда ташулар бөтенләй булмады дисәк тә була). Шуңа күрә, бу язмабызны ташулар тыныч үтсен, имин язлар килсен дигән теләктә язылган дип кабул итсәгез иде. Саклык артык булмыйдыр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы ташу