Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ташуны көтәр чаклар

Табигатьнең иң матур, иң якты һәм иң хисле чоры җитте.

Төгәлрәге, җитә. Үзгәрешләр көнләп-сәгатьләп сизелсә дә, әле бар табигать уянып, күңелләрне җилкендерер чагы алда. Аңа кадәр әле кем өчендер романтика, кем өчендер ел да кабатлана торган сынау булган язгы ташуларны үткәрәсе бар.

Синоптиклар инде быел күп сулы ташу белән куркыта. Гадәттәгечә, чынга ашмаган чираттагы куркыту гына булса иде дә, әмма барыбыз да белә: кыш карлы булды, туң калын. Көннәр әлегә кадәр салкынча торса да, акрынлап җылытачак дип ышандырсалар да, табигатьтә бер нәрсәгә дә гарантия биреп булмый һәм аның каршында без әлегә көчсез. Шуңа күрә һәр очракка әзер торырга кирәктер.

Инде районда гадәттән тыш хәлләр комиссиясе төзелгән, атналык киңәшмәләрдә бу хакта сүз булган. Язгы ташуга әзерлек эшләренә кагылышы булган һәр оешмага, урыннардагы җитәкчеләргә күрсәтмәләр бирелгән. Кайбер саклык чаралары да күрелә башлаган. Әйтик, районда булган барлык сусаклагыч-бөяләрдәге сулар инде март уртасында ук җибәрелде, юллар идарәсе кечкенә күперләрне кардан чистартты, ташу чорына юлларны, дамбаларны ныгытырга кирәк булса дип, ком-вак таш туплады, Балтач бистәсендәге, авыллардагы урамнарда канаулар кардан чистартылды. Кешеләр үзләре дә капка төпләренә канаулар казый, бу да су үз юлын ала торсын өчен бер чара.

Район буенча су басу куркынычы зур булган урыннарга, бистәдә ике урам, Нөнәгәр, Смәел, Борнак авыллары керә. Елгада су күтәрелү белән эшче комиссия эшкә керешәчәк, бу вакытта инде тәүлек әйләнәсе дежурлар булачак. Ә аңа кадәр әле берничә тапкыр урыннарда әзерлекнең торышын тикшерәчәкләр.

Дөрес, әлегә елга-инешләр дә кышкы йокыдан уянмаган, бозлар да үз урынында, су да күтәрелә башламаган, урамнарда да гөрләвекләр әлләни акмый, сулар да җыелып тормый. Соңгылары авыл урамнарында алдан-ала күргән саклык чаралары нәтиҗәсе дип тә карарга кирәк. Юкса, күреп, ишетеп торабыз: әле иртә-кич температура минус булганда да инде республикабызда су баскан, кереп-чыгып булмаслык авыл, бистә урамнары шактый. Мондый хәлләр бездә дә булмас дигән ышаныч юк. Кемнеңдер игътибарсызлыгы, көннәрнең кинәт җылытуы да сәбәпче булырга мөмкин. Өстәвенә, соңгы көннәрдә яуган яңгырлар кар катламын бик күпкә киметте, алар астына су җыйналып, кояш карауга, күлләвекләр кинәт зураерга, авыш урыннарда исә шактый көчле ташкын барлыкка китерергә дә мөмкин. Шуңа күрә даими игътибарлы булырга, тагын бер кат капка төпләрендәге, каралты-кура, йорт тирәләрендәге канауларны тирәнәйтергә кирәктер. Өстәмә саклык чаралары беркайчан артык булмады.

Әйе, яз ул романтика гына түгел. Куркыныч су һәлакате дә янәшәдә генә. Бу чор барыбыз өчен дә имин, хәвеф-хәтәрсез үтсен, хәерле язлар, хәерле ташулар килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы ташу Табигать