Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татар теле укытучылары уку елын киңәшмәдән башлый

17 нче август көнне Балтач гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укыту» темасына традицион август киңәшмәсе секциясе узды.

Укытучылар "Ел укытучысы" бәйгесе номинантлары - Балтач гимназиясеннән Нурсөя Мөхәрләм кызы, Идрисова Куныр мәктәбеннән Гөлшат Габделбәр кызы Закирова уздырган мастер-классларда катнаштылар. Балтач мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Мөхәммәт кызы Хәйретдинова, Салавыч күппрофильле лицее укытучысы Алсу Габделбәр кызы Фәрзиева, Пыжмара төп мәктәбе укытучысы Әлфия Нурзада кызы Зәкиеваның чыгышларын тыңладылар.


Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә житәкчесе Нурсөя Мөхәрләмовна Идрисова 2016-2017 нче уку елы нәтиҗәләре, яңа уку елына эш планы белән таныштырды. Мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова республика күләмендә милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек, Балтач районының әлеге юнәлештә булган уңышлары һәм бурычлар, республика август киңәшмәсе тәкъдимнәренә тукталды. Киңәшмәдә Мәгарифне үстерү институты галимнәре тарафыннан эшләнгән методик материал тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250